Әни белән кыз кебек яшиләр
Арчада яшәүче Кәүсәрия Госманова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырды.
Кәүсәрия апа чәчәк бәйләмен күкрәгенә кысып тотты да елмайгандай итте. Бу мизгелдә аның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Гөрләтеп яшәп ятканда авыру килеп аяктан екты шул хезмәт ветеранын. Югыйсә, ул бүген һәрвакыттагыча якты чырай белән өстәл тирәсендә бөтерелер, кадерле кунакларны сыйлар иде. Шулай да бәйрәм уңаеннан җырлап бирде әле.
Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Җыр капчыгы ертылган.
Кичә бер җыр откан идем,
Ул да булса онытылган.
Бу сүзләрдән соң ул елмаеп куйды, күзләрендә яшь чактагы кебек шаян очкыннар күренде.
– Менә шулай җырлашып яшибез инде без аның белән, – диде килене Зәбидә. – Мин гармун уйныйм, ул җырлый. Күңелле бездә.
Әйе, бүген түр башында гына, балалары, оныклары хөрмәтендә яши Кәүсәрия апа. Сугыш чорына туры килгән яшьлек еллары авырлыкларын йөрәге түренә яшереп куйган да, берни булмагандай сер бирергә теләмичә яшәгән бу зур йөрәкле, сабыр ханым. Тик сабыр “казаны” да төпсез түгел шул, барыбер бер шартлый. Авырып китүе дә шуның бер билгеседер инде.
Югары Курса авылында күп балалы гаиләдә туып–үсә ул. Сигез баланың дүртесе кечкенә чагында ук вафат була. Калган дүртесен әнисе берүзе аякка бастырган. Әтисе Усман абый сугышка китеп, хәбәрсез югалган. Хәзер шул дүрт баладан үзе генә исән.
14 яшеннән эшкә җигелә Кәүсәрия. Колхозда төрле авыр хезмәт башкарган, урман кисәргә дә алынган. Ирләр арасында бердәнбер хатын-кыз булган, шулар белән беррәттән зур бүрәнәләрне күтәреп ташыган. Хәтта ир-атлар үзен жәлләп җиңелрәк эшкә, ашарга пешерергә җибәрә торган булганнар. Аннан атлар караган.
– “Бервакыт җен күрдем. Атлар карап йөри идем. Ат абзарының бер ишегеннән зур гәүдәле, муенсыз шәүлә килеп керде. Икенче ишектән чыгып та китте. Мин ат астына качып калдым”, – дип сөйләгәне әле дә хәтердә. Нинди йөрәкле булырга кирәк бит монда, – ди оныгы Рамил.
1949 елда Кәүсәрия кияүгә чыга. Тик парлы тормышы озакка бармый. Ире белән аерылышканда бердәнбер улы Мансурга өч яшь кенә була. Шуннан соң башка кияүгә чыкмый. Бөтен барлыгын улын тәрбияләүгә багышлый. 1970 елда Арчага күчеп килә һәм тимер юл вокзалындагы буфетта эшләп лаеклы ялга чыга. 42 елдан артык хезмәт стажы гына бар аның. Бүгенге көнгә кадәр ул улы Мансур, килене Зәбидә гаиләсендә яши. Оныгы, өч оныкчыгы бар.
– 37 ел әни белән кыз кебек яшибез. Тормыш дәверендә ул һәрвакыт минем яклы булды, – ди килене Зәбидә. – Эшкә бик булган, пөхтә, искиткеч чиста кеше булуы сокландыра иде. 16 яшькә кадәр Рамилне үстерергә булышты. Өйгә кайт- канда ашарга әзерләп, елмаеп көтеп тора иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Өч ел инде әни урын өстендә. Шушы яхшылыклары өчен мин аны сабый баладай тәрбиялим.
– Дин юлын сайлавыма да мин әбиемә бурычлы. Бик күп догаларга өйрәтте, – диде оныгы үзе өч бала атасы Рамил. – Рәхмәт аңа, исән генә булсын.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА