Яшь бара, ә йөрәк картаймый

2017 елның 13 октябре, җомга

Яшь бара, ә йөрәк картаймый

Иске Кенәрдә яшәүче Нәбиулла Яруллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан аны халыкны социаль яклау бүлегенең өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Йосыпова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Нәбиулла аганы котларга бүләк белән авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килгән иде.

Үзе Иске Кенәрдә яшәсә дә, юбилеен ул Иске Ашытта улы Альберт һәм килене Рәшидә гаиләсендә билгеләп үтте. Зур табын әзерләгәннәр. Бәйрәмгә туганнары, сеңлесенең кызлары да кайткан иде.

– 90 яшендә булса да, безнең әти тик утыра торганнардан түгел әле, – диде килене Рәшидә. – Иске Кенәр белән Иске Ашыт арасы (2 километр) аның өчен юл аркылып күршегә кергән кебек кенә. Җәяүләп төшә. Алай гынамы, кайвакыт бер чыгып киткән җирдән Сөрдегә, Яңа Кенәргә, Мәмсәгә барып, дуслары хәлен белә, шунда ук юл уңаеннан безгә кереп чыгарга да иренми.

Әнә шундый тынгысыз җан ул. Хәер, өлкәннәрнең күбесе шундый. Гомер буе эшләп күнеккән кешеләрне еллар үтү генә үзгәртә алмый. Әйе, яшь бара, сүз дә юк. Тик йөрәк картаймый.

– Бик кешелекле, эчкерсез, тырыш, гаилә, туганнары турында кайгыртып тора торган кеше булды ул, – ди Казаннан кайткан сеңлесенең кызы Фәридә Хәсәнова. – Хәтерлисез микән, 1985–1990 еллар тирәсендә кибетләрдә әйберләргә кытлык булып алды. Нәбиулла абый барысын да таба, тартмасы белән генә алып кайта иде. Тегү машинасына кадәр табып бирде.

– Эчмәде, тартмады, гомер буе эшләде, – дип кушылды Рәшидә.

Дүртенче сыйныфны тәмамлау белән, 14 яшеннән тормышны җигелеп тарта башлый Нәбиулла. “45 ел хезмәт стажым бар. Әле барысы да язылган булса”, – ди.  Тракторда да эшли, комбайн- га да утыра, ат җигеп Яңа Кенәр ашханәсенә азык–төлек тә ташый.

– Иң авыры сугыш елларында булды. Колхозда да эшләдем. Урман кисүдә дә катнаштым. Чиләбегә дә җибәрделәр. Шуннан инде товар поездына утырып, качып кайтып киттем, – дип искә ала ул елларны хезмәт ветераны.

1954 елда Нәфисә апа белән тормыш корып җибәрә.Балалар тәрбияләп үстерәләр. Хатыны Нәфисә дә, төп йортта яшәгән кече улы Мөнир дә вафат инде. Таянычы – Иске Ашытта яшәүче улы Альберт, килене Рәшидә. Альберт гомер буе ветеринария табибы булып эшләгән, Рәшидә сыер сауган. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Йорт–җирләре әйтеп бетергесез яхшы, мул. Рәшидә кайнатасын карау өчен көн саен ике авыл арасын таптый .

– Син әзерләгән ризык тәмле була, дип, мине көтеп тора инде ул. Туган көненнән соң тиз генә җибәрмим әле. Үзебездә торыр, – ди Рәшидә.

– 95 яшьлек юбилеен да үткәрербез әле. Озын гомерле нәселдән ул. Әнисе Галиябану апа 110 яшенә җитте, – диде Фәридә Хәсәнова, туганына исәнлек–саулык теләп.

Гөлсинә Зәкиева   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International