Прививка ясаттыңмы әле?
Әңгәмәдәшебез – район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр табибы Рәмзия Вәлиева.
– Рәмзия Әсфәндияровна, кыш белән бергә гриппны да көтәбез. Ә аны ел да куркыныч булачак, дип сөйлиләр.
– Быел грипп декабрь башларында үзен сиздерергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре фаразлавынча, ә алар синоптиклар шикелле һава агымын тикшереп өйрәнәләр, гриппның өч төрле вирусы килүе ихтимал. Грипп А (Гонконг), грип А – Н1N1 (дуңгыз гриппына хас) һәм грипп В. Чыннан да, грипп төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин. Аның ахыры аяныч тәмамланган очраклар да булды. Организмны чыныктырырга, иммунитетны күтәрергә кирәк. Ә гриппка каршы иң үтемле чара – прививка. Безнең районда прививкалар август ахырында ясала башлады һәм октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. План буенча район халкының 60 процентына прививка ясалды. Планда 20640 кешегә прививка ясау каралган. Менә тагын яңа партия кайтты. Өлгермәгәннәр вакцина ясата ала.
– Прививканы кайда ясыйлар?
– Арчада яшәүчеләр үзенең участок табибына килә, авылларда фельдшерлар ясый. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әти-әни ризалыгы белән прививкалар үткәрелә. Чакырсалар, хезмәт коллективларына да барабыз.
– Үзенең сәламәтлеге турында уйлаган кеше “прививка ясату кирәкме икән” дип уйланмый калмый.
– Грипп вируслары бик үзгәрүчән, кешенең иммун системасы гриппның үзгәргән вирусы белән очрашканда ничек көрәшергә белмичә аптырашта кала һәм кеше авырый башлый. Организм гриппның үзгәргән вирусы белән очрашырга әзер булыр- га тиеш. Ә аның юлы – прививка.
– Прививка ясатсаң да, грипп белән авыру очраклары бар.
– Әйе, авырырга мөмкин. Әмма прививка ясатучылар гриппны җиңел үткәрә, өзлегүләр күзәтелми.
– Ә зыяны...
– Ачыкланганы юк. Дөрес, салкын тиеп авырган, хроник авырулар кискенләшкән вакытта прививканы кичектереп торырга, тавык йомыркасына көчле аллергия булганда гриппка каршы прививка ясатырга ярамый.
– Прививканы иң беренче чиратта кемнәргә ясатырга кирәк?
– Иммунитеты йомшак кешеләргә, 60 яшьтән узганнарга, йөкле хатыннарга, хроник авыруларга...
– Салкын тиеп авыру һәм грипп билгеләренең аермасы нидә?
– Грипп йоктырган кешедә коры ютәл була, борыннан акмый, температура күтәрелә, баш чатный, тән авыр- та. Андый вакытта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Гафу итегез, үзегез прививка ясаттыгызмы?
– Ел да гриппка каршы прививка ясатам.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина