Белеп ашатсаң гына...
Быел терлек азыгын күп әзерләдек дип, артык тынычланып йөрергә урын юк икән.
– Күләме булса да, азык составы файдалы матдәләргә ярлы, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. – Шуңа күрә барлык азыкларны лабораториядә тикшертеп нинди матдәләр җитмәвен ачыкларга һәм балансланган рацион төзеп шуның буенча ашатуга күчәргә кирәк.
Кайбер хуҗалыкларда күп итеп кукуруз силосы ашатып сөтне арттырмакчылар. Әмма моның файдасы шуның кадәр генә.
– Кукуруз силосын “Курса МТСы” ширкәтендә дә бирәләр, – ди Роберт Хәйретдинов. – Әмма аны сенаж, башка азыклар белән катнаш- тыралар. Дөрес итеп ашатканга бу хуҗалыкта ел буе сөт кимеми.
“Курса МТСы” ширкәтендә сыерларны вакытында кышлату режимына күчерделәр. Бөтен азык анализы Казанга лабораториягә җибәрелде. Әзерләнгән азыкның сыйфаты сакланган вакытта да үзгәрми. Быел 700 тонна сыешлы склад төзелде, анда печән ничек җыелган, шулай саклана.
Сентябрь аенда терлекчелектәге уңышлары өчен “Курса МТСы” ширкәте һәм Урта Курса фермасы күчмә кубок- ларга лаек булдылар.
Хуҗалыкның алдынгы сыер савучылары Люда Андреева, Гөлүсә Мөхәммәдиева, Гөлнара Шәфигуллина һәр сыердан 6552–6016 литр сөт саудылар инде. Урта Курса фермасында тугыз айда һәр сыердан уртача 5310 литр сөт савылды.
– “Курса МТСы”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыклары таналар белән дә яхшы эшлиләр, – ди районның нәсел эше буенча белгече Җәмһәрия Зарифуллина. – Аларда таналар сентябрь, октябрь, ноябрь айларында бозаулый. Сөт төшә торган айлар. Таналар исәбенә сөтнең кимүенә юл куймыйлар. Сөт бәясе дә арта башлаган чор, икътисади яктан да отышлы.
“Курса МТСы” ширкәтендә таналар җәй буе иркенлектә, көтүдә йөри. Алар өчен яңа тораклар да төзеп куйдылар, тәрбия яхшы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендәге мәгълүматларга күз салсак, 11 октябрьдә район буенча бер сыердан уртача 13,2 килограмм сөт савылган. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә – 18,6, “Курса МТСы”, “Северный”да 15 килограммнан артык.
Быел яңа оешкан хуҗалыкларда да үсеш сизелә. Әмма нәсел эше белән чын–чынлап эшләргә кирәк булачак әле. Чөнки аларга калган мирас белән ерак китеп булмый. Терлекчелектә дә, игенчелектәге кебек, чын хуҗалар кирәк.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Курса МТСы” һәм “Ташкичү” ширкәтләрендә булды. Ул бу хуҗалыкларның сөт җитештерү буенча тот-
рыклы эшләүләрен билгеләп үтте, сыерларның рационы, эш тәртипләре белән кызыксынды. Аларның тәҗрибәсен башка хуҗалыкларда кулланырга кирәк, дигән фикер әйтте.
Ильяс Фәттахов