Җәяүлеләргә штраф салынды

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Җәяүлеләргә штраф салынды

Узган атнада Арча шәһәре үзәгендә “Тоннель” операциясе үткәрелде. Максаты – җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләрен киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат аларның исләренә төшерү.

Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бездә генә түгел, гомумән. Сәбәп-ләре – транспорт белән идарә итүчеләрнең игътибарсызлыгы да, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуы да.

Безнең Арчада җәяүлеләрне уңайсыз хәлдә калдырган бер урын бар – ул да булса шәһәр үзәге. Җәяүлеләр өчен юлны аркылып чыгу урыны юл хәрәкәте кагыйдәләренә туры китереп үзгәртелде. Әмма элеккесенә ияләшкән халык моны кабул итеп бетерә алмады. Алай гына да түгел, гомумән, шәһәр үзәгендә җәяүлеләр тарафыннан кагыйдә саклау дигән әйбер юк. Аңлатулар, язулар, кисәтүләр, штрафлар салуга да карамастан, юлның теләсә кайсы турысыннан аркылып чыгалар, хәтта машиналарны үткәреп җибәрүне дә кирәк тапмыйлар.

– Шулай да соңгы вакытта бераз алга китеш сизелә. Светофор яныннан, ягъни махсус җәяүлеләр өчен ясалган урыннан чыга башладылар. Киләчәктә тәртип урнашыр, дип ышанабыз, – диләр Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре.

Бу көнне “Тоннель” операциясе вакытында (иртәнге җиде сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр, ягъни бер сәгать эчендә) җиде кешегә беркетмә төзелде, штраф салынды. Кисәтүләр дә күп булды.

– Без авылдан, Арчага сирәк киләбез, кагый-

дәләрне белмибез шул, – диде бер ханым, ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтү ясап җибәргәннән соң да алар күрми микән, дип артына борылып карый–карый яңадан тиешсез урында юлны аркылып чыгып китте.

Ашыга идем, диючеләр дә, гаепле була торып та, ЮХИДИ хезмәткәрләренең үзләрен сүгеп китүчеләр дә табылды. Каядыр чабалар, ашыгалар. Тик юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып тормышларын куркыныч астына куюлары, шул ук вакытта транспорт белән идарә итүчеләр өчен кыенлык тудырулары турында оныталар. Шушы көннәрдә генә светофор янындагы элеккеге юлны аркылып чыгу урынында юл–транспорт һәлакәте булды. Көтмәгәндә килеп чыккан җәяүлегә юл бирәм дип (дөреслек аның ягында булганга карап, күрә торып кешене таптап китә алмый бит инде), бер җиңел машина кинәт туктап калды, ә аның артыннан килгәне моны көтмәгән иде, күрәсең, үзенә килеп бәрелде. Берәүнең ваемсызлыгы икенчеләргә зыян салды.

Арча үзәге халык иң күп йөри торган урын. Кибетләр, базар юлның ике ягында урнашкан. Бер яктан икенче якка чыгу өчен я китапханә турысындагы чатка (юл аркылып чыгу өчен зебра бар), я светофор янына барырга кирәк. Ике ара хәйран ерак. Җәяүлеләргә уңайсызрак, әлбәттә. Бу тирәдә җәяүлеләр өчен тагын бер юлны аркылып чыгу урыны ясалса, әйбәт булыр иде. Юлның аркылысын буй итеп йөрүчеләр дә, кагыйдә бозучылар да кимер иде, дип уйлыйм.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International