Язга калдырма

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Язга калдырма

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов туфракны төп эшкәртүгә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Чөнки яңгырлар астында җир сөреп булмаячак. Туфракны үзвакытында эшкәртү дым сакларга, басуларда чүп үләннәрне киметүгә, шулай ук ашламаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.

– Тамырлары тирәнгә китә торган рапс, кукуруз, бәрәңге, яшелчә культуралары игеләчәк басуларны беренче чиратта сукаларга кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Сукалаган җир үсемлекләр тамыры өчен иң әйбәте санала.

Быел 69030 гектарда туфрак эшкәртелергә тиеш. Шуның 61 мең гектардан артыгы эшкәртелгән инде. “Курса МТСы”, “Казанка”, “Ак барс” агрокомплексы” хуҗалыклары бу эшне иң әйбәт срокларда башкарып чыктылар. Закирҗанов Р.М., “Аю” хуҗалыкларында 49–70 процентка гына үтәлгән килеш.

Озак вакытлар сукаланмаган җирләрдә өске катламны әйләндерми генә тирәнәйтү үткәрү аеруча мөһим. Технология алга киткән “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче” хуҗалыкларында бу алым ел саен кулланыла. Мондый басуларда иң күп дым җыела.

Иген уңышы күп факторларга бәйле. Шулар арасында чәчүлек орлыкларның сыйфаты зур әһәмияткә ия. Узган атнада махсус комиссия хуҗалыкларда орлыкларның торышын тикшерде.

– Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 15 октябрьгә кадәр салынган орлыкларның сыйфатын тикшерүне төгәлләү бурычын куйган иде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Рүзәл Мортазин. – Безнең районда ул әлегә 63 процентка үтәлде, моның объектив сәбәпләре бар, чөнки урып–җыю озакка сузылды.

Комиссия тикшерү нәтиҗәләреннән канәгать калган. “Северный”, “Ашытбаш” хуҗалыкларында орлыкларны калибрлап, эшне төгәлләп тә куйганнар. “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә төгәлләү алдында торалар.

Барлык хуҗалыкларда да җитәрлек күләмдә һәм аннан да күбрәк итеп орлык салып куелуы әйбәт. Тишелеше түбән орлыклар юк. Һәркайда калибрлау оештырылган. Моның өчен әле вакыт бар.

– Арышның күчмә фондын булдыру турында гел әйтеп киләбез, – ди тәҗрибәле белгеч. – Яңа уңыш ашлыгын суктырганнан соң кимендә биш атнадан соң гына чәчргә ярый. Шулай эшләмәгәндә уҗымнар көздән тармаклана алмый.

Арча сорт сынау участогы җитәкчесе Фәнис Зарипов әйтүенчә, һаваның уртача температурасы 5 градустан югары булганда уҗымнар үсүне дәвам итә. 2014 елда 6 октябрьдә үсеш инде тукталган булган.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International