“Без – Арчага гашыйк кешеләр”

2017 елның 20 октябре, җомга

“Без – Арчага гашыйк кешеләр”

Арчада Ленинград өлкәсенең Тосно районы делегациясен кабул иттеләр. Район башлыгы урынбасары Евгения Закамская җитәкчелегендәге делегация составында “Изге юл” татар җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Иниятулла Кутуев, аның урынбасары, авыл җирлеге башлыгы Мирхәйдәр Немешев һәм оешма әгъзасы, фирма җитәкчесе Илсур Усманов бар иде.

Ерактан килгән кунакларның татар иленә сәфәре Арча район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашудан башланып китте. Илшат Гаптелфәртович аларны бик җылы кабул итте, якын итеп аралашты, фикерләрен җиткерде, киләчәктә дә ике арадагы дустанә мөнәсәбәт дәвам итсен иде, дигән теләген белдерде.

– Мондый очрашулар максатчан да булсын иде. Ике яктан да яшьләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшмәкәрләр очрашып аралашсын, тәҗрибә уртаклашсын. Әнә шулай ике арадагы дустанә мөнәсәбәт тагын да ныгысын, – диде Илшат Нуриев.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе Ренат Гатиятов безнең район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен Тоснога тәҗрибә уртак- лашырга (ул якта терлекчелек бик нык алга киткән) җибәрергә кирәк дигән тәкъдим кертте. Аны ике як та күтәреп алды һәм быел ноябрьдә үк оештырырга мөмкин дигән карарга киленде.

Кызыклы һәм эшлекле сөйләшүләрдән соң кунакларны район белән таныштырырга алып киттеләр.

– Тосно татарлары безнең төбәкне татарның мәккәсе дип уйлый. Алар өчен Арчага кайту кечкенә хаҗ кылуга тиң, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Бу очрашулар, күрешүләр, аралашулар алар өчен зур байлык. Шуңа без сәяхәтебезне тарихтан, күренекле шәхесләребез белән таныштырудан башларга уйладык. Аннан инде җитештерү өлкәләрендә, авыл җирлекләрендә очрашулар планлаштырылды.

“Казан арты” тарих–этнография музеена сәяхәт тосноларда истәлекләр дә уятты. Монда район мәдәният идарәсенең баш белгече Эльмира Вафинаның искиткеч эчтәлекле һәм мавыктыргыч чыгышы да этәргеч булмый калмагандыр. Музейда кунаклар татар халкының тормышы, көнкүреше белән таныштылар.

– Дулкынландыргыч, йөрәкләргә якын мизгелләр, – диде Иниятулла Кутуев музейдагы татар йортын хәтерләткән почмак күргәч. – Яшь чакларымны искә алдым. Мин нәкъ менә шундый йортта үстем. Әбиебез сөлгеләр, калфаклар чиккән. Мишәрләрдә әле чебелдек дигән әйбер дә була иде. Яшь килен алып килә иде аны. Шул ук пәрдә, әмма тишекле. Яшь килен шуннан килгән кунакларны карап торган. Безнең тарих бу. Без – бер нәсел. Без – Арчага гашыйк кешеләр. Безне бирегә күңел тарта.

Иниятулла әфәнденең Арчага беренче генә килүе түгел. Беренче тапкыр ул 2004 елда булган.

– Бөтендөнья татар конгрессына да килгән идем. Анда да Арчаны күрмичә китә алмадым, – диде ул.

Киләсе тукталыш – Габдулла Тукай яшәгән Яңа Кырлай авылы. Кунакларны сары, кызыл күлмәкләрдән төбәгебезнең матур табигате озата барды.

– Тукай әйткәнчә, безнең якта кояш та вакытында чыга, яңгыр да вакытында ява. Сезнең алда гына яңгыр сибәләгән иде. Менә хәзер кадерле кунакларны каршы алып яктырып кояш чыкты, – дип каршы алды Габдулла Тукай музей комплексы җитәкчесе Дамир Абдуллин.

Музей да тоснолар күңелендә җылы тәэ- сирләр калдырды. Музей хезмәткәре Нурия Йосыфҗанованың Тукай тормышы белән таныштыруын, татар һәм рус телләрендә шагыйрь шигырьләрен укуын йотлыгып, аннан күзләрен алмыйча тыңлады алар. Хәер, Нурия ханымны башкача тыңлап та булмый. Ул бу өлкәдә балык кебек йөзә, бөтен белгәнен кешеләргә җиткерергә тырыша, шуның белән аларның күңелен тулысынча җәлеп итеп ала.

Аннан музей территориясен карап чыктылар, Тукай әсәрләре геройлары белән таныштылар, алар янында фотосурәтләргә төштеләр. Соңыннан Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Бик бай эчтәлекле булды кунакларның Арча районындагы беренче көннәре. Яңа Кырлайда алар әле Сәгъди карт йортында да, урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктында һәм мәдәният йортында да булдылар. Аннан Ташкичүдәге Шиһабетдин Мәрҗани, Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музейларын карадылар.

Арча җирендә икенче көннәрен алар шәһәр белән танышудан башладылар, һәр урынны игътибар белән карап, чагыштырып, бәя куеп йөрделәр.

– Искиткеч. Әле дә алган тәэсирләрдән айный алмыйм. Бездә мондый урын юк, – диде Боз сараенда булганнан соң Евгения Закамская.

– Бу яктан арчалар тосналарның борыннарын сөрткән, – дип өстәде Иниятулла Кутуев. – Сездә спортка караш искиткеч яхшы.

Без дә спортта калышмыйбыз. Ярышларга йөреп, ярты илне айкап чыккан спортчыларыбыз бар, – диде Мирхәйдәр Немешев “Арча” спорт комплексы белән танышкач. – Шунысына гына аптырыйм, нишләп без бу өлкәдә дә дуслык күпере булдырмыйбыз? Ягъни, сезнең спортчыларны бездә, безнекеләрне сездә кабул итмибез?

Геройлар аллеясы буенча да ул үз фикерен җиткерде. “Шәһәр уртасында аллея ясап куйгансыз. Ә бездә шуның урынын билгеләү буенча бердәм карарга килә алмыйлар. Шуңа әлегә кадәр бу эш сузылып килә”, – диде ул.

Ә 12 тапкыр Арчада булган Иниятулла әфәнде бар җир белән дә беренче тапкыр күргәндәй танышып йөрде. “Өйләрнең берсе дә бер–берсенә ошамаган. Әмма стиль бер. Каян килгән икән ул?” – дип аптырады.

Бераздан кунаклар Сеҗе авыл җирлегенә юл алды. Биредә алар Айзат Сәлаховның атчылык буенча гаилә фермасын карадылар, кымыздан авыз иттеләр, Сикертәндәге күпфункцияле үзәктә, мәктәптә, фельдшер-акушерлык пунктында булдылар, участок инспекторы өчен төзелгән йортка да кереп чыктылар.

– Бездә нәкъ шундый йортларны, ягъни бер ягында белгеч өчен тору, икенче ягында хезмәт урыны, фельдшер–акушерлар өчен төзиләр. Аларны авылга эшкә тарту максаты белән, – диде Евгения Закамская. – Мин шуңа игътибар итми кала алмадым, Арча районында һәркайда газ кертелгән. Бездә әле ул эш җитмеш процент кына башкарылды. Бөтенләй газ кермәгән авыллар бар.

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина Мирхәйдәр Немешев белән уртак эшләре турында да фикер алыштылар. Сеҗе авыл җирлегендә 917 хуҗалыкка 2900 кеше булса, М.Немешев җитәкләгән Шапкино авыл җирлегендә 2000 хуҗалыкка 550 кеше яши икән. Күбесе дача йортлары. Үзара салым практикага кертелмәгән. Бу алар өчен яңалык.

– Татарстанда мәдәният учреждениеләренә игътибар зур. Ә без башка юнәлешләр буенча эшлибез, яктырткычлар куябыз, юлларны карыйбыз һәм башкалар, – диде ул.

Хезмәт хакына килгәндә, алар безне уздырган. “Авыл җирлеге башлыгы буларак, мин 40 мең сум алам. Белгечләрнеке 32 мең сум. Иң аз алганыныкы 22 мең сум. Моны әле аз диләр, күбрәк акчалы эш булса, китү ягын карыйлар”, – ди Мирхәйдәр Немешев.

Арчага кайту юлында тоснолар Урта Курса мәчетенә кереп чыктылар, анда намаз да укыдылар. Аннан җитештерү объектларына – “АСПК”да һәм “АрскПласт”та булдылар. Арча педагогика көллиятендә танышу белән беррәттән концерт карадылар, татар моңы дөньясына чумдылар.

– Безнең очрашулар киләчәктә дә булып торсын. Тик алар гади аралашуга гына кайтып калмасын, ниндидер проектлар кабул ителсен, аларны чишү юллары табылсын, – диде Иниятулла Кутуев. – Ике арадагы дуслык, туганлык еллар үткән саен чыныксын, ныгысын.

Татарстан җиренә килеп, ничек инде мәркәзебез Казанны күрми китәсең? Тагын бер көннәрен тоснолар Казан буйлап сәяхәткә багыш- ладылар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International