IV Халыкара фестиваль-бәйгесе

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

21 октябрьдә Казанда үзешчән композиторларның  IV Халыкара фестиваль-бәйгесе узды. Фестиваль-бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары да актив катнашты.
"Җыр иҗаты" номинациясе, "Үзешчән композитор-башкаручылар" категориясендә музыка бүлеге укучысы Камилә Закирова "Гүзәлкәй" җыр ансамбле (җитәкчесе Минхәерова Гүзәл  Марсель кызы) белән берлектә  I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды; 
"Җыриҗаты" номинациясе,  "Үзешчән композиторлар" категориясендә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Алеева Миләүшә Тәлгать кызы  III дәрәҗә лауреат булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International