Эшмәкәрне ниләр борчый?

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Эшмәкәрне ниләр борчый?

Безнең “Татмедиа” акционерлык җәмгыятеннән шундый эчтәлектәге хат килде: “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр берлеге күчмә утырыш үткәрә. Сезнең анда катнашуыгызны һәм бу турыда матбугат һәм электрон массакүләм чараларда язуыгызны сорыйбыз”.

Безнең районда мондый очрашу август аенда булды.

Үткән пәнҗешәмбедә Кукмарага юл тоттык. Кукмара үзенең киез итекләре, балалар куртка-комбинезоннары, кәстрүл, табалары белән билгеле район. Анда барлык җитештерелгән продукциянең 38 проценты (Арча районында 28 процент) кече бизнеска туры килә.

Утырыш “Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү” кысаларында үтте. Казаннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов кайтты. Утырышта Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

– Без республиканың барлык районнарында да булдык диярлек, – дип сөйләде Тимур Нагуманов. – Кукмара районы эшмәкәрлек буенча яшел зонага керә, күрсәткечләр начар түгел. Без бүген ачыктан-ачык сөйләшергә җыелдык. Нинди сорау- ларыгыз бар – турыдан-туры әйтегез, җавап бирергә тырышырбыз, ә өйрәнеп хәл ителәсе мәсьәләләрне дәүләт органнары белән карарбыз. Темалар берлекнең 2017–2018 елларның эш планына кертеләчәк.

Район башлыгы Сергей Димитриев:

 – Исәп кече бизнесны барлык җитештерелгән продукциянең 45 процентын тәшкил итәрлек дәрәҗәгә җиткерү. 36 гектарда суы, уты, газы кергән, юлы асфальт- ланган агросәнәгать мәйданчыгы эшлибез.

Утырышта башка район, шул исәптән Арча районы эшмәкәрләрен дә борчыган проблемалар күтәрелде.

– Ягу чоры тәмамлангач, газны өзәләр, ягу чоры башланыр алдыннан, газны ялгау мәшәкатьләре белән ай ярым вакыт узып китә. Күпме акчалар чыгып китә. Мондый хәл башка регионда юк...

– Каян алына ул җирнең кадастр бәясе? Түләп бетергесез! Эшмәкәргә аяк чала торган бәяләр!

– Банклар бары тик 2–3 елга гына кредит бирәләр. Ә нишләп аны озаграк чорга алып булмый?! Шик туа: кече бизнес илгә кирәкме икән ул?!

– Зур чыгымнар белән икмәк үстерәбез. Ә сату бәясе арзан. Мондый бәяләр белән үзкыйммәтен дә каплый алмыйбыз, лабаса!

Салым инспекциясенә дә зарлар булды.

Сөйләшү барышында Тимур Нагуманов:

– Утырышта гына хәл итә алмаслык сорауларыгызны безнең адвокатка яздырыгыз. Без аларны тиешле органнар белән карыйбыз, – диде.

Эшмәкәрләр тарафыннан: “Подслушано Кукмор” сайтындагы хәбәрләргә кем җавап бирә? Анда бит бизнес буенча көндәшләр теләсә нәрсә язарга мөмкиннәр”, – дигән сорау да күтәрелде.

– “Подслушано Кукмор” сайтының администраторы белән сөйләшергә, ахыр чиктә судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, – диде Тимур Нагуманов.

Әнә шундый очрашулар нәтиҗәсендә рес- публикада эшмәкәрләр файдасына 70тән артык проект эшләнгән.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International