23 октябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булды. Анда халыкара тур кысаларында Юта штаты (АКШ) "Q dup" джаз-квинтеты осталык дәресләре күрсәтте. Осталык дәресләре биш юнәлештә узды: клавишалы, бәрмә уен кораллары, саксофон һәм агач тынлы уен кораллары, гитара һәм контрабас. Артистлар гаять бай башкару һәм педагогик тәҗрибәләре белән уртаклашты, америка башкару традицияләре белән таныштырды. Ачык дәресләрдә катнашучылар халыкара сертификатка ия булды.
Резеда Зиннатуллина