"Нәҗип Җиһанов көйләренең сихри дөньясы"

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбенә "Нәҗип Җиһанов көйләренең сихри дөньясы" исемле лекция-концерт белән Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең югары сыйныф укучылары һәм Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте  студентлары килде. Очрашу дәвамында Нәҗип Җиһановның Казандагы мемориаль музей-квартирасы, композиторның иҗади мирасы, көйләре турында мәгълүматлар яңгырады, композиторның ТР Милли музее фондындагы музей коллекциясе турында видеофильм каралды, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы сәнгать мәктәбе укучылары, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте  студентлары – Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары чыгыш ясады (фортепиано, скрипка, баян).
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Сабирова Гөлнара Барый кызы кунакларга концерт өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International