Ярдәм итик!

2017 елның 28 октябре, шимбә

Ярдәм итик!

Ике ел элек Арчада яшәүче Шәфиковлар гаиләсенә бәхет кайтты — Фәнил белән Лилиянең Адилә атлы кызлары туды.

Ләкин язмыш сынау- лар әзерләп куйган икән — Адиләгә табиб- лар тумыштан кан тамырлары авыруы (венозная ангиодисплазия) диагнозы куйдылар. Быел хәл тагын да катлауланган, кызның веналарында тромб барлыкка килә башлаган. “Без кызыбыз өчен бик куркабыз. Россиядә мондый авыруны дәваларга тәҗрибә һәм җиһаз җитмәгәнгә алынмыйлар, — ди әнисе Лилия ханым. — Германиянең Халле шәһәре профессоры Вальтер Вольгемут безне кабул итәргә ризалашты. Әлеге клиника һәм белгеч шушы төр авыруларны дәвалау буенча тәҗрибәле һәм аңа чит илләрдән еш мөрәҗәгать итәләр. Без кызыбызны шул доктор ярдәмендә савыгыр дип өметләнәбез”.

Операция ясау өчен 720400,16 сум (10594, 12 евро) акча кирәк, тик аз керемле гаилә өчен бу сумма бик зур.

“Адиләбезгә докторга эләгү өчен ярдәм кирәк. Баланы саклап калуда ярдәмегезне кызганмасагыз иде. Балалары булган гаиләләр безне аңлап, әти-әнинең җан авазын ишетми калмас. Без изге күңелле кешеләрнең ярдәменә өметләнәбез”, — дип ялвара ана.

 

Хөрмәтле райондашлар! Мөмкинлеге булганнар игелекле, саваплы эштән читтә калмасын иде.

 

Шәфиковларга акча күчерү өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы: 4276880121140440

Ак Барс банк картасы: 5209351230634953

Расчетный счет

в Сбербанке: 42307810162060012431 в отделении № 8610/0679 на имя Шафиковой Лилии Ильдаровны.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International