“Җидегән чишмә”ләр нинди планнар белән яши?
“Җидегән чишмә” Арча халык театры яңа сезонын Илгиз Зәйниевның “Китмә, сандугач” (“Бабайлар чуагы”) спектакле белән башлап җибәрде. Бу спектакль белән коллектив узган сезонда да уңышлы чыгышлар ясады. Шунысы мактауга лаек, районның кечкенә авылларына да чыгып, театр сәнгатен сөючеләрне сөендерде. Озак еллардан бирле сәхнәдән төшмәгән коллективның хәзер үз тамашачысы да бар.
Бу сезонда “Җидегән чишмә”ләр нинди планнар белән яши? Шул һәм тагын башка тамашачыларны кызыксындырган сораулар белән без театрның режиссеры Зөлфәт Сибагатуллин һәм өлкән артисты Харис Сафинга, шулай ук халык театры чыгышларын яратып караган тамашачыларга мөрәҗәгать иттек.
Зөлфәт Сибагатуллин: 2018 елда Арча театры үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтә. 1986 елдан ул “Җидегән чишмә” исемен йөртә. “Җидегән чишмә” үзенең иҗат юлын башкорт драматургы Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” спектакле белән башлап җибәргән булган. Әлеге спектакльдә сәхнәдә уйнаган өлкәннәребез хөрмәтенә без ул спектакльне быел яңадан сәхнәләштерергә булдык.
Харис Сафин: Ул вакытта режиссерыбыз Илфат Фәйзрахманов (“Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире) иде. Һәр чыгыш аншлаг белән барды. Бөтенсоюз театр фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булдык. Бу, беренчедән, арабыздан бакый
дөньяга күчкән Нәсимә Галәветдинова, Мәдхия Гаязова, Наилә Госманова, Әнвәр Низаметдиновларны искә алу булса, икенчедән, әле бүген дә сәхнәдә иҗат итүче Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Резидә Гарифуллина, Ленар Заһидуллин, Резеда Галиуллина кебек өлкән актерларыбызга истә- лекле вакыйга булыр, дип уйлыйбыз.
Зөлфәт Сибагатуллин: Өлкән актерларыбыз белән беррәттән Рөстәм Закирҗанов, Динар Бариев та тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерделәр. Үзебезнең “Яшьлек” төркеменнән дә егетләр һәм кызларны акрынлап төп коллективка тартабыз.
– “Балакайларым” кайчан тамашачы хөкеменә тапшырылачак?
Зөлфәт Сибагатуллин: Репетицияләр бара. Премьерасы ел ахырында булыр дип өметләнәбез. Төгәл датасын әйтә алмыйм, чөнки коллектив йөз процент әзерлек белән генә сәхнәгә чыгарга күнеккән. Тамашачы моны белә, хезмәтебезне алкышлары белән бәяли.
Харис Сафин: Аннан репетицияләр үткәрер- гә мөмкинлекләр чик-лерәк. Арча Мәдәният йортына бер–бер артлы концерт–спектакльләр белән килеп торалар. Сәхнә буш булмау сә- бәпле, безгә бик еш бүлмәдә репетиция ясарга туры килә. Бик уңайсыз.
Зөлфәт Сибагатуллин: Без яңа премьерага әзерлек белән генә чикләнеп калмыйбыз, бер үк вакытта авыл сәхнәләрендә чыгышлар да ясыйбыз, ягъни авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтәбез. Пермь өлкәсенең Барда районына, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәренә, Оренбург якларына һәм башка өлкәләргә гастрольләр планлаштырыла.
– Зөлфәт, сез “Яшьлек” төркеме турында телгә алдыгыз. Әлеге төркемнең дә режиссеры сез бит. Аның турында тулырак әйтеп үтсәгез иде.
Зөлфәт Сибагатуллин: Халык театрларына кагылышлы бердәм кагыйдә нигезендә, һәр халык театры үзенә алмаш әзерләргә тиеш. Шуны күздә тотып, Арча педагогика көллиятендә “Җидегән чишмә” Арча халык театрының студентлардан торган “Яшьлек” төркеме оешты. Аларның кайберләре безнең төп коллектив составында чыгыш ясый, ә калганнары белән яңа спектакль өйрәнелә. Анысын да беренчеләрдән булып Арча тамашачысы караячак. Моннан тыш яшьләрне театр сәнгатенә тарту максатыннан сәхнә теленә һәм сәхнә осталыгына өйрәтү түгәрәге эшли башлады. Аңа утызга якын студент йөри.
– Театрның 65 еллык тарихы бар, дидегез. Димәк, ул 1953 елда ук оешкан. Әмма тамашачы театрның ул чордагы язмышы, артистлары турында белми дә. Аны тамашачыга таныту һәм мәңгеләштерү турында уйланмыйсызмы?
Зөлфәт Сибагатуллин: Театрның тарихын чагылдырган китап чыгарырга уйлыйбыз. Әдәбият һәм сәнгать музеенда Арча халык театрына багышланган махсус почмак булачак. Теат- рыбызның шәҗәрәсен төзегән идек инде. Шуның киңәйтелгән яңа вариантын да эшләргә планлаштырабыз.
– Дәүләт театры исеме алу өстендә эш алып барасыз дип ишеттек.
Зөлфәт Сибагатуллин: Әйе, район җитәкчеләре безнең театрга зур игътибар бирә. Арчада киләчәктә дәүләт театры булдыру өстендә дә системалы эш алып барыла.
“Җидегән чишмә” халык театры куйган спектакльләрне Арча тамашачысы бик яратып карый. Көчле алкышлар шуның бер һәм төп билгеседер. Соңгы елларда башка район, шәһәр һәм өлкәләрдә чыгыш ясап, моңарчы таныш булмаган тамашачының да мәхәббәтен яуларга өлгерделәр. Бу – зур уңыш. Әйдәгез, тамашачыларның да фикерләрен белеп үтик.
Гөлзия Нәбиуллина: “Җидегән чишмә”нең бөтен спектакльләрен яратып карап барам. Үзешчән артистлары- бызның уйнаулары искиткеч. Киләчәктә дә алардан матур чыгышлар көтеп калам.
Ринат Һидиятов: Өлкәннәр көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” спектакль куйды. Шулкадәр матур, оста уйныйлар, профессиональ артистлар диярсең. Һәрвакыттагыча рәхәтләнеп карап утырдым. Аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Тамашачылар сүзләренә кушылып, үзебезнең халык театры коллективына яңа иҗат уңышлары телибез.
Гөлсинә Зәкиева