Яңа кенәрләр өстенлекне бирмәде

2017 елның 28 октябре, шимбә

Яңа кенәрләр өстенлекне бирмәде

Узган шимбәдә “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә волейбол буенча район беренчелеге булды. Анда Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Шурабаш, Казанбаш, Иске Ашыт, Урта Курса, Түбән Мәтәскә мәктәпләреннән, Арчаның беренче һәм өченче мәктәпләреннән 2005–2006 елгы яшь волейболчыларны туплаган сигез яшүсмерләр һәм 5 кызлар командалары (барлыгы 104 кеше) катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Волейболчыларны районның волейбол федерациясе рәисе, “Арча КСМ”ы җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев котлады, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде. Ул алдагы уеннарда уңышлы чыгышлар ясаган Иске Ашыт һәм Шурабаш командаларына волейбол туплары тапшырды.

Ярышлар ике спорт мәйданчыгында барды. Яңа Кенәр мәктәбенең кызлар командасы баштан ук өстенлекне үз кулына алды. Бары тик бер генә сорау туды, ул да булса, бер командага гына булса да оттырыр- лар микән? Оттырмадылар. Өстенлек ышанычлы иде. Дөрес, Иске Ашыт мәктәбеннән һәм Арчаның беренче мәктәбеннән көндәшләре бераз алга киткән мизгелләр булды, әмма бу вакытта тренерларының бер үтемле сүзе җитте, бар да үз урынына кайтты. Яхшы оештырылган уен кызларга беренчелекне ычкындырмаска мөмкинлек бирде.

Икенче урынны Арчаның беренче мәктәбе, өченче урынны Иске Ашыт мәктәбе волейболчы кызлары яулады.

Икенче мәйданчыкта үткән ярышлар да мавыктыргыч булды. Биредә яшүсмерләр командалары көч сынаш-ты. Бу уеннар да кызык- лы үтте. Сигез команда арасыннан монда да һаман да шул Яңа Кенәр һәм Иске Ашыт командалары спортчылары игътибарны үзләренә тартты. Пьедесталның югары баскычына урын бүлешү дә нәкъ менә шушы командалар арасында барды. Нәтиҗәдә, Яңа Кенәр яшүсмерләре беренчелекне бирмәде, Иске Ашыт командасы икенче урынга калды.

Өченче һәм дүртенче урыннар өчен көрәш Казанбаш һәм Шурабаш мәктәпләре командалары арасында барды. Казанбашлар – өченче, шурабашлар дүртенче булды.

Җиңүчеләргә районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев бүләкләрдән тыш тәмле күчтәнәчләр, чәкчәкләр дә тапшырды.

 

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International