Егетләрне “үлемнән” коткарганнар
Редакциягә район янгын–коткару гарнизонының өлкән сорау алучысы Наил Бәйрәмов дулкынланып килеп керде. Керә керешкә: “Ник бу “112” телефонын теләсә нинди максаттан файдаланалар икән?” – дип зарланды ул.
Борчылырлык хәлләр булган икән шул. 12 октябрьдә таң алдыннан “112” телефонына хәбәр керә. “Без машина белән басу уртасында калдык. Бензин бетте. Туңабыз. Эчәргә суыбыз да юк. Ярдәм итә күрегез!” – дип шалтыраталар.
– “112” номерына хәбәр керүгә мәгълүматлар автомат рәвештә тиешле ведомстволарга (янгын часте, “Ашыгыч ярдәм”, район эчке эшләр бүлеге һ.б.) китә, – дип сөйләде Наил Бәйрәмов. – Ведомстволарга хәбәр килүгә ярдәм кирәк урынга кем ба- рырга тиешлеге турында үзара сөйләшенә. Бу очракта без барырга тиеш булдык. Октябрьнең җылы көннәрендә катып үлүдән курыккан кешеләр кемнәр булып чыкты, дип уйлыйсыз? Ике исерек егет. Берсенә 22 яшь, икенчесенә 30 яшь.
– Ярдәм күрсәттегезме соң?
– Билгеле, күрсәттек. Егетләрне, машинага утыртып, 1 километр ярым ераклыктагы авылга илтеп куйдык. Аларның анда дуслары (әллә туганнары) бар икән.
– Менә бит, нинди мәрхәмәтлек эшләгәнсез, егетләрне “үлемнән” коткарып калгансыз...
– Япь-яшь егетләр тәпиләп километр ярымны үтә алмый иделәрме?! Бу бит “112” номерын теләсә нинди максаттан файдалануга керә! “112”гә, чыннан да, ярдәм кирәк кешеләр шалтыратырга тиеш.
– Ә халык безнең “112”телефонын нинди максаттан файдалана?
– Статистика буенча, ашыгыч хезмәтләргә шалтыратучыларның 70 проценты я ялган хәбәр белән, я ниндидер мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итә. Кабатлап әйтәм, “112” номерын ашыгыч рәвештә ярдәм кирәккәндә максатчан файдаланырга кирәк. Янгын чыкса, юл һәлакәте булса һәм башка бәлагә тарыган очракта гына шалтыратырга. Гадәттә бу шулай. Сүз кеше гомерен саклап калу турында бара. Авылдан километр ярым ераклыкта машиналары сүнеп калган ике исерек егет артыннан йөреп, күпме вакыт әрәм була, чыгымнар сарыф ителә. Оператор элемтәсеннән файдалануны да исәплик. Ә шул мизгелләрдә чынлап торып кемгәдер ярдәм кирәк булса?! Әнә шул турыда уйларга кирәк! Барыбыз да шаярырга ярата, әмма ул шаярулар урынлы булсын иде. Күршенең мунчасыннан чыккан төтен безгә керә, дип тә шалтыраталар. Без җилне бора алмыйбыз, лабаса! Хәбәр Казанга бара. “112” Арчада түгел бит, Казанда!
Соңыннан без район янгын–коткару горнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән дә сөйләштек.
– Хулиганлык максатларда яки сәбәпсез шалтыратучылар җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр, – дип кисәтте Искәндәр Юзаев. – Балаларга да “112” телефонына нинди очракларда шалтыратырга кирәген, шаярырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк.
Без горнизон җитәкчесе белән, команданың ярдәм иткән вакытында катнашып, репортаж әзерләргә сөйләштек.
Румия Надршина