Илназ Шәрәфиев үзен күрсәтте!

2017 елның 28 октябре, шимбә

Илназ Шәрәфиев үзен күрсәтте!

Арча стадионында хезмәт коллективлары, урта уку йортлары укучылары арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район беренчелегенә йөгерү ярышлары булды. 80ләп кеше катнашты.

Йөгерүдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды һәм уңышлар теләде. Ярышларны “Арча” спорт комплексы хезмәткәрләре белән берлектә Арча педагогика көллияте физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров оештырып йөрде.

Хатын-кызлар 1 километрга, ир-атлар 2 километрга ярышты. Ярышта Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, Арча гуманитар техник техникумы, район хакимияте, район башкарма комитеты, шәһәр башкарма комитеты, балаларны тернәкләндерү үзәге, район үзәк хастаханәсе, Ташкичү авыл җирлеге командалары катнашты.

Башланды. Дәррәү хатын-кызлар старт алды. Иң өлкәннәрнең берсе, 60 яшьтән узган район үзәк хастаханәсендә эшләүче Лилия Вәгыйзова:

– Үземне сынап карарга килдем, – диде. – Җәяү йөрергә тырышам. Сәламәтлек – хәрәкәттә һәм дөрес итеп туклануда. Күңел төшенкелегенә бирелмичә яши белүдә. Ә кәефне нәрсә күтәрә, билгеле, саф һавада йөрү. Күрче син мондагы матурлыкны, агач исен! Бу бит дәва!

Арчада яшәүче 56 яшьлек Ринат Сафин да 2 километр араны туктап калмыйча матур гына йөгереп үтте.

– Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыганда 4 ел рәттән йөзү буенча 1нче урынны алдым. Хәтта ярышка әзерләнәсе бар дип, ярты ел өйгә (Мирҗәм авылы) кайтмадым, – дип сөйләде ул.

– Ничек шулай оста йөздегез? Ул заманнарда районда бассейн юк иде бит, – дим.

– Сәрдә елгасында су коенып үскән балалар инде без. Яшь вакыттан спорт рухы гомергә сеңеп калды. Мондый спорт чараларыннан читтә калып булмый.

Хатын-кызлар арасыннан финишка Арча педагогика көллияте кызлары 1нче килер дип көттек. Әмма барыбыз- ны шаккатырып, Арча агросәнәгать көллияте филиалында укучы Лиана Имамиева финиш сызыгын беренче булып үтте. Алар Арча педагогика көллияте укучысы Елена Гаранина белән янәшә диярлек килде. Хәтта Бари Бакировтан:

– Ничек сезнекләр түгел?! – дип сорадым.

– Тырышмады Елена, тырышса...

Ә беренче килгән Лиананың шатлыгы эченә сыймый.

– Арчаның 1нче мәктәбен тәмамладым, – дип сөйләде ул безгә. – Тырышлыклар шуннан килә торгандыр инде...

Ярышта 2нче, 3нче булып Арча педагогика көллияте укучылары Елена Гаранина, Алсу Нуретдинова килде. Елена Кукмарадан, Алсу Малмыждан.

– Арчалар кая?– дип сорыйм Бари Бакиров- тан.

– Җиңел атлетика бармы икән соң ул бездә? – дип сүзгә кушылды спортчыларның берсе.

Ә менә ир-атлар арасыннан Арча педагогика көллиятеннән Югары Әзәк егете Илназ Шәрәфиев үзен күрсәтте, иң көчле йөгерүче ул иде.

– 5нче сыйныфтан чаңгы спорты белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде ул безгә. – Иске Кырлай мәктәбендә тренер Айрат Ситдыйков булды. – Хәзер тренерым Рәис Камалов. Татарстанның җыелма команда составында. Көн саен диярлек Арча стадионында чаңгы-роллерларда йөрим.

Илназ артыннан Арча педагогика көллияте студентлары Ралис Хантимеров, Илназ Галимов килделәр.

Соңыннан район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар тапшырды. Командалар арасыннан Арча педагогика көллияте 1нче урынны, Арча агросәнәгать көллияте филиалы – 2нче, Ташкичү авыл җирлеге командасы 3нче урынны алды.

Иң мөһиме – мондый спорт ярышларында, бәйрәмнәрендә катнашу, күңел күтәренкелеге алу, хәрәкәтсез булмый икән дигән фикергә килү һәм... иртән күнегүләргә басу, һавага йөрергә чыгу. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Спартакиаданың көче әнә шунда.

 Румия САТТАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International