Яшисе дә яшисе әле
Иске Чүриледән Анна Ермина безне урамда ук каршы алды. Көн салкынча булып, башкалар өс киемнәре белән дә туңып торсалар, ул бер кат кофтадан чыгып баскан иде. Безне бик кадерле кунакларын күргәндәй каршы алды һәм ... шул арада күздән юк та булды. Өйгә керсәк, Анна Ивановна өстәл тирәсендә бөтерелеп йөри иде инде.
Сүз 20 октябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәт ветераны Анна Ермина турында бара. Бу көнне аны котларга районнан килделәр. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
– Путин исән–сау гына була күрсен. Аллага шөкер, пенсия килеп тора, кибетләрдә ни телисең шул бар. Өебез җылы, якты. Тормышыбыз рәхәт. Яшисе дә яшисе әле, – диде ул өлкәннәргә генә хас беркатлылык белән.
Анна Ерминадан үзе белән якыннанрак таныштырып, балачагы, яшьлек еллары турында бераз сөйләп китүен үтендек.
– Бер рәхәт күрмәдем, – дип башлады ул беренче сүзләреннән үк безне аптырашта калдырып. – Дөресен әйтеп сөйләргә кирәк. Гаиләдә өч бала идек. Әти айнымас исерек булды. Әни тормышны алып барды, ә әти өйдәге бар булган әйберне алып чыгып китеп сата иде. Кемгә биргәнен мин әнигә әйтәм дә, әни аларны кире алып кайта. Моны әти белеп алган. Мине бик каты кыйнады. Миңа ул вакытта җиде яшьләр тирәсе булгандыр. Тавышка күрше хатыны йөгереп керде. Ә 1940 елда хулиганлык өчен әтине төрмәгә
утырттылар. Аннан сугыш башланды. Балачагыма шуның белән нокта куелды.
Бу вакытта Аннага 13 яшь кенә була. Бервакыт бик каты салкын тидереп аның аяклары авырта башлый. Хәтта мәктәпкә дә бара алмый. Ә урман кисәргә җибәрергә ярый. “Аякларым авырта бит, йөри алмыйм”, – диюенә каршы колхоз рәисе бер генә кычкыра. Ярый, әнисе тере хатын булып чыга, кызын кышын урман кисәргә җибәрүдән алып кала.
– Мәктәптә укуларың калды инде, булмаса, фермага эшкә бар, – ди аңа әнисе аяклары тазаргач.
14 яшендә кыз фермада бозаулар карый башлый. Аннан сыерлар саварга кушалар. Хуҗалыкларында сыер тотып, үзен белә башлаганнан саварга өйрәнгән кыз авырсынып тормый, риза була. Шул керүдән 43 ел савымчы булып эшли. Өйдә дә терлекләр күп асрый. Тырышмыйча булмый, әнисе әнә сугыш елларында да сыерны бетерми.
– Бик авырлык белән яшәдек ул чорда. Ачлыктан аңымны югалтып егылганымны әле дә онытмыйм. Болында печән әзерләп йөргән вакыт иде. Иртән ачлы–туклы эшкә киттем. Көндез кесәл шикеллерәк бер әйбер пешереп биргәннәр иде, аны тотып өйгә йөгердем. Энем белән сеңлемә ашатыр- га. Әни өйдә юк иде. Кичке якларда ачлыктан аңымны югалтканмын, – дип искә ала ул.
1950 елда Анна авылдашы Иван Ерминга кияүгә чыга. “1946 елда сугыштан кайткан иде. Дүрт ел артымнан йөрде. Аннан риза булдым инде. Ул да салырга ярата иде. Шулай да начар кеше булмады, 54 ел бергә гомер иттек. Ул гомер буе тракторда эшләде. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Мәктәптә яхшы гына укыдылар. Ирем 2004 елда 78 яшендә вафат булды”, – ди Анна Ермина.
Хәзерге вакытта ул Иске Чүриледә улы Александр белән яши. Биш оныгы, сигез онык- чыгы бар. Үзен бик яхшы хис итә, бик тере, үз аягында йөри, өйдә генә түгел, хәтта кибеткә дә барырга күп сорап тормый. Хәтере яхшы, яңалыклар белән кызыксына.
– Әни безне бик яратты, – ди кызы Надеж- да Ивановна. – Тамак тук, өс бөтен булды, яхшы укыдык. Югары белем алмадык, үзебез теләмәдек, әмма тормышта югалмадык. Моның белән без әниебезгә рәхмәтле.
Гөлсинә Зәкиева