Үрнәк алып, шулай эшләргә
“Северный” хуҗалыгында арбаны кыш, чананы җәй әзерлиләр. Әле кайчан гына эштән туктаган авыл хуҗалыгы машиналарын инде ремонтлауга керешкәннәр.
– Тырма ремонтын инде төгәлләп киләбез, – ди баш инженер Самат Йосыпов. – Фирзәр Камалетдинов, Рәдис Низамов комбайннар туктагач тырма ремонтына керештеләр, слесарь Камил Гыйльванов белән бергәләп эшлиләр. Төрәннәр, культиваторларны ремонтлыйбыз.
25 октябрьдә биредә хуҗалыкларның баш инженерлары белән семинар үткәрелде.
– Бу хуҗалыкта комбайннарны авыл хуҗалыгы машиналарын эштән туктауга, бөтен шартларын китереп, сак- лауга куйдылар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Комбайннарны, башка техниканың тәгәрмәчләрен полиэтилен белән төргәннәр, карап торуга ук күңелле. Комбайннарны дефект- лау үткәрелгән, нинди җитешсезлеге бар, нәрсә кирәк – бар да билгеле.
Шушмабаштагы машина–трактор паркындагы тәртипкә сокланып йөрдек. Бар техника чистартылган, рәтләргә тезеп куелган. Аунап яткан бер нәрсә күрмәссең, инде файдаланылмый торган агрегатлар да аерым урында саклана.
Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин эшләрнең торышы белән таныштырып үтте. Механизаторларның тырышлыгы белән кыр эшләре төгәлләнгән. Техниканы, авыл хуҗалыгы машиналарын алдан яхшылап әзерләп, ремонтлап куйгач, басуда ватылып торулар азрак була. Фәнис Вәлиуллин белән Ленар Миннебаев “Нью–Холланд” тракторы белән тәүлек буе эшләп иң күп җир әзерләгәннәр, чәчү чәчкәннәр. Комбайнчылар да сынатмаган. Быел уңыш та күбрәк алынган, терлек азыгы да мул әзерләнгән.
Баш икътисадчы Фаил Котдусов механизаторларга түләү тәртип- ләрен аңлатты. Техниканы саклауга куйган өчен аерым бәяләр билгеләнгән.
Хуҗалык җитәкчесенең “Безнең өчен кеше гомере иң кадерлесе”, – дигән сүзләре эш белән беркетелгән. Хезмәтне саклау инженеры Ләйсән Кәримова моның шулай икәнлеген саннар белән әйтеп күрсәтте. Эш шартларын яхшырту өчен берни кызганмыйлар. “Без механизаторларга да, терлекчеләргә дә ел саен махсус эш киемнәре бирәбез. Бездә ник кием бирмисез, дип әйтүче юк, киресенчә, мин ник ул киемне кимисез, дип әйтәм әле”.
– Машина–трактор паркында, мастерскойларда мондый тәртип булдырган хуҗалык- лар бар, әмма берничә генә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Һәркайда шулай эшләргә омтылырга кирәк.
Ильяс Фәттахов