Нигә котыралар?

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Нигә котыралар?

Түбән Аты авылыннан хәвефле хәбәрләр килде.

27 октябрьдә бер хуҗалыкка төлке кереп бер тавыкны эләктерә. Койма аша чыгарга маташканда хуҗа кеше аны куып җитә, авызын каерып ачып тавыкны коткара. Күрше белән бергәләп озын койрыкны бәреп үтерәләр.

Шул ук көнне икенче бер хуҗалыкның бәрәңге бакчасында үлгән төлке табыла.

Районның ветеринария  хезмәткәрләре әлеге җәнлекләрне республика ветеринария лабораториясенә тикшертергә  җибәрделәр. Аннан ике төлкедә дә котыру авыруы табылды, дигән нәтиҗә килде.

Төлкегә яланкул белән ташланган хуҗа кеше хәзер укол ала.

Соңгы елларда районда котыру авыруы тукталып торган иде. Төлкеләр авырмасын дип вакциналы брикетлар да куелып тора. 15 октябрьдән төлкеләргә ау сезоны да башланды. Кызганыч, Түбән Аты авылы да кергән зонада ау ябык. Әмма саклану чаралары күрергә кирәк. Шикле хәлләргә очраганда тизрәк ветеринарларга хәбәр итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International