Каратэ Польшага алып барды
Арча Укучылар сараеның каратэ түгәрәгенә йөрүче Искәндәр Нотфуллин белән Әсхәт Гәрәев Польшада Европа Кубогына узган ярышларда катнашып кайткан. Искәндәр ярышларда беренче бишлеккә кергән. 9 илдән килгән 600дән артык спортчы арасында чыгыш ясау үзе үк горурлык бит! Тырышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр, Татарстаннан икесе республика данын яклап Польшага кадәр ярышларга барыр идемени?!
Укучылар сараендагы каратэ түгәрәгенә өченче елын йөри Искәндәр. Урта Бирәзә башлангыч мәктәбенең 4 сыйныфында укучы малай мәктәптән кайтуга дәресләрен әзерләп куя да, урамда уйнап кергәч күнегүләргә ашыга. Ә күнегүләр авыр. Казаннан ук килеп йөрүче тренерлары Геворг Сергсян егет-малайларны тормышның төрле очракларына әзер булып, үз-үзләрен сакларга өйрәтә. Психолог та икән тренер, һәр укучысының йөзеннән, аралашуыннан да проблемасы барын белеп тора, укулары белән кызыксына, киңәшләрен бирә. Мактау сирәк эләгә үзеннән, нык тырышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәң генә “әйбәт” дигән бәя бирә, ләкин өстәп куя: “Тагын да тырышырга кирәк”.
“Каратэга йөри башлагач, укуы да күзгә күренеп яхшырды”, — ди Миләүшә ханым. — Интернеттан да шушы спорт төре турында фильм-нар карый, өйрәнә”. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөреп, гәүдәне тотарга, шпагатка утырырга өйрәнгән малайга каратэ алымнарын өйрәнү артык авыр булмаган.
Арча 1нче мәктәбенең 7нче сыйныфында укучы Әсхәт тә нык тырышып, яратып йөри түгәрәккә. Бу спорт төренең яшүсмерләргә кайсы яктан файдалы булуы турында сораша башлаганчы үзе әйтеп бирде: “Каратэ — беренчедән, гәүдәңне формада тоту өчен яхшы, аннан, бу спорт үз-үзеңә ышаныч өсти, тормышта файдалы булмаган эшләрдән тыелырга, дисциплинага, режимга өйрәтә”.
Уңышлар яулар өчен гел шөгыльләнү кирәк. Малайлар мәктәптәге күнегүләрдән тыш, өйдә әтиләре белән дә “сугышып
алырга” ярата икән. Инде әтиләр дә алымнарга өйрәнеп беткән. Түгәрәккә йөрүче малай-егетләр елга ике тапкыр төрле төстәге билбау өчен имтихан тота. Актан башлап (алары да берничә баскычтан тора) кара билбауга җитәр өчен, ай-яй никадәр көч түгәсе, “тоз ашыйсы” бар әле.
Әле 10 яшендә генә булса да, шушы спорт төре белән көч сынашырга әллә кайларга барып җиткән Искәндәрнең дә күңелендә уй-фикерләр күп. Үз яшьтәшләренә җиткерәсе килгән фикерләре белән уртаклашты ул: “Каратэ — малайлар өчен кирәкле спорт төре. Үзеңне генә түгел, якыннарыңны яклар өчен аның ысулларын белү кирәк. Чөнки ул көчле булырга өйрәтә. Польшага барганда мин беренче тапкыр самолетка утырдым, диңгезләр күрдем”. “Самолеттан фотолар төшереп кайткан. Өйгә кайткач иң элек үзе узган юлларны глобустан карады, — дип әңгәмәгә кушыла Миләүшә ханым. — Быел җәй көне Сочида өч атналык лагерьда ял итте ул. Анда ярышларда катнашып, каратэ алымнарына, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайтты. Бераз күз-колак булырбыз дип, әтисе белән без дә Сочида яшәп кайттык шул вакытта. Ярышларда катнашканда дөньяга караш киңәя. Чит җирләргә баргач, төрле милләт халкы белән аралашып, телләрне белү кирәклеген дә аңлыйсың. Польшадан Искәндәр тренерына шаккатып кайткан: “Ул инглиз телендә дә шундый иркен сөйләшә, тагын телләр белә икән”, — ди. Әти-әниләргә киңәш итеп әйтәм — балаларын бу спортка бирүдән курыкмасыннар. Биредә аларның дөньяга карашы гына киңәеп калмый, әдәп-әхлак тәрбиясенә дә өйрәнәләр”.
Алда тагын ярышлар. 18–19 ноябрь көннәрендә малайлар Мәскәү шәһәре кубогына узачак ярышларда катнашырга ниятләсә, 2 декабрьдә, түгәрәккә йөрүче тагын берничә иптәшләре белән Россия кубогына традицион каратэ ярышларында катнашачак, анда районыбыздан шактый малай-егетләр катнашыр дип көтелә.
Розалия Зиннәтова