Без аны белергә тиеш

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Без аны белергә тиеш

Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан Арча сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституция суды хөкемдары Артур Шакараев лекция укыды.

Зал тулы халык иде. Артур Рафаэлович Татарстан Республикасы Конституциясенең моннан 25 ел элек нинди шартларда кабул ителүе,  аның төп өлешләре, республика гербы, аның төп символикасы, гимн һ.б. турында сөйләде. Видео- роликлар күрсәтелде.

– Дөньяда иң беренче кабул ителгән Конституция Америка Кушма Штатларыныкы, 1787 елда кабул ителгән, – дип сөйләде Артур Шакараев. – Кайбер илләрдә Конституция бөтенләй юк. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасында Конституция 1926 елда кабул ителде.

Күпләрне кызыксындырган Татарстан символикасы канатлы Барс турында да Артур Шакараев искә алып үтте.

– Тарихи мәгълүматларга, казылмаларга нигезләнеп эшләнде ул, – дип сөйләде Артур Рафаэлович. – Канатлы Барс идеясен филолог Назыйм Ханзафаров тәкъдим итте.

Электән VII гасырдан ук Идел буе болгарлары Барс сынын байлык, уңдырышлылык тәңресе, миһербанлылыкны чагылдыручы буларак кулланганнар. Алар бу сынга табынганнар. Болгарларның барсил ыруы исемен Барс ыруы дип аңларга була, дигән фараз да бар.

Конституция ул республика, безнең тормыш законы. Кеше хокуклары һәм бурычлары турында озак сөйләп булыр иде. Соңыннан “Без конституцияне беләбезме?” дигән сорауга сораштырулар үткәреп карадык. Җаваплар бертөрлерәк булды. Күпчелек: “Безнең бушлай укуга, медицина хезмәтенә хокукыбыз бар”, – диде. Һәм “Алары да инде түләүлегә әверелә бара”, – дип өстәүчеләр булды. Бурычлар турында сорашканда “Конституциягә бурычлар турында да язылганмыни?” – дигән җавап та ишетергә туры килде. Иң югары кыйммәтләр турында да сөйләштек. Татарстан Республикасы Конституциясенең кайбер маддәләрен искә төшереп үтик. 2нче маддәдә болай дип язылган: “Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре – иң зур хәзинә. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау – Татарстан Республикасының бурычы”. Бурычларның кайберләрен искә төшерик. 62нче маддәдә: “Һәркем табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга, табигать байлыгына сакчыл карарга бурычлы”, – дип язылган. 63нче маддәдә  гражданнарның хәрби хезмәт үтү бурычы турында әйтелгән. Конституция турында озак сөйләп булыр иде. Аны укып чыгарга кирәк.

 Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International