Көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә

“Арча” спорт комплексында көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә мәктәп укучылары арасында ярышлар булды. Ярышка Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Биектау, Саба, Теләчедән дә килделәр.

Ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ярыш- ларны халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рифкать Җәләев, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов хөкем итте.

Арча районыннан 20 мәктәп һәм Арча педагогика көллиятеннән 85 көрәшче  катнашты. Ә барысы келәмдә 152 бала көрәште.

 Яңа Кырлай егете Фәргатьне (1959 елгы) чордашлары сабантуйларда җиңү яулаган көрәшче буларак беләләр. Фәргать Мортазин “Водоканал–Сервис” җәмгыятендә җаваплы эшләр башкарды. Аны белгәннәр: “Әйбәт кеше иде”, – дип искә ала. Көрәш бәйгесенә Фәргатьнең хатыны Резедә, балалары (өчәү), бертуганнары, туганнары, хезмәттәшләре килгән иде. Әтисенең истәлегенә көрәш бәйгесе үткәрү идеясен Фәргатьнең улы Казанда “Унистрой” компаниясе җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Ленар Мортазин тәкъдим итә.  Ул иганәче дә иде.

– Фәргать белән бик матур яшәдек, – дип искә ала Резедә ханым. – Бик сагынабыз. Узган елның маенда эштән кайтты да, йөрәк белән китеп тә барды. Сабантуйлары җитсә, көрәшәсе килеп, дулкынлана башлый иде...

Шушмабаштан Нурмөхәммәт Мортазин:

– Фәргатьнең әтисе Әхәт абый белән минем әти Габделәхәт бертуганнар, – дип сөйләде. – Безнең бабай Мортаза Шушмабашта астына кереп ат күтәргән кеше. Көрәш геннары Мортаза бабайдан килә.

Көрәш ике келәмдә барды. Ярышлар барышында тренерлар  Мөрәледән Марат Әхмәдиев, көрәш буенча спорт осталары Яңа Кенәрдән Зөлфәт Хәйруллин, Сабадан Илдар Ермолаев, Кукмарадан Нуретдин Зиатдинов фикерләре белән кызыксындык.

– Бүгенге ярышта күршеләрнең көчле көрәшчеләрен күрдек, – ди Зөлфәт Хәйруллин. – Тырышырга кирәк безгә. Тренерларга мөмкинлекләр тудырып, сәләтле көрәшче яшьләрне районда калдырырга кирәк. Менә быел шундыйлардан Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Илшат Фазылҗанов белән Рамил Хәкимҗанов районда калды.

Иске Чүриледән классик көрәш буенча Россия, Татарстан чемпионы, Казан олимпия резервы көллиятен тәмамлаган Рамил Хәсәнов белән дә сөйләштек.  “Миңа Арчада эш тәкъдим иттеләр, әмма мине хезмәт хакы канәгатьләндерми. Шул хезмәт хакы аркасында күпме сәләтле яшьләр шәһәргә китеп барды...” – диде ул.

– Бездә көрәш өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, – дип сөйли Саба тренеры Илдар Ермолаев. – Бүген безнең 2 Россия чемпионы, 8 Татарстан чемпионы бар. Күптән түгел Татарстан беренчелеген оттык.

Кукмараның Сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе,  тренер Нуретдин Зиатдинов:

– 90нчы елларда көрәшчеләрнең счеты ачылды,  – дип сөйләде. – Счетка колхозлар, көрәшне яратучылар акча салды. Шул вакыт көрәш бездә бик нык үсте. Кызганыч, колхозлар белән счет та бетте. Счетны бүген дә ачып була. Ай саен ярыш үткәреп торабыз. Ә көрәш ул фанат тренерлардан тора. Әмма хәзер яшьләрне матди як кызыксындыра. Бу табигый хәл.

Ярышлар сәгать 3 тулганда төгәлләнде. Күбрәк үзебезнекеләрне әйтеп үтәм. 36 кг.да Түбән Мәтәскәдән Илмир Рәхимов – 2нче (тренеры Илшат Фазылҗанов), 40кг һәм 45кг.да Курса–Почмак мәктәбеннән Эльмир Гыйззәтуллин – 1нче, Зөлфәт Рамазанов – 1нче, Надир Әхмәтсафин – 3нче (тренеры Рәзил Нәбиуллин), Яңа Кенәрдән Илсаф Хәбибуллин – 3нче (тренеры Зөлфәт Хәбибуллин), 50 кг.да Түбән Мәтәскәдән Әлфис Маннанов – 2нче (тренеры Фәнис Зарипов),  65 кг.да Түбән Атыдан Марат Һадиев – 3нче (тренеры Таһир Лотфуллин), 75 кг һәм 75 кг.нан югарыда Урта Курса мәктәбеннән Рәниф Нурисламов һәм Айдар Мөхәрләмов – 1нче (тренеры Марат Әхмәдиев), 75 кг.да Апаз мәктәбеннән Рәсүл Шәрифуллин  3нче (тренеры Марат Фаязов)  урыннарны алды. Командалар арасында Арча районы – 1нче, Саба – 2нче, Теләче 3нче урынга лаек булды.

Урта Курса мәктәбе 9 сыйныф укучысы Айдар Мөхәрләмов 2014 елда район Сабантуенда көрәшеп, скутер алган егет. Бу ярышта, 75 кг.да җиңеп, бүләк алып чыкканда: “Сезнең нәселдә көрәшчеләр бармы?” – дип сорадым. “Юк, – диде ул елмаеп. – Нәсел башы мин булам инде!”

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International