Йөрәк өшеткеч язмышлар

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Йөрәк өшеткеч язмышлар

30 октябрь ел да сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел да бу көнне Арча үзәгендәге сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып үтте. Һәйкәлгә чәчәкләр дә куйдылар. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

–  Ул вакытта Россия буенча бер миллион өч йөз мең кеше юкка чыгарылды. Бу – меңнәрчә җимерелгән гаиләләр, ятим калган балалар, ачы күз яшьләре, йөрәк өшеткеч язмышлар, дигән сүз. Шушы сәяси репрессия корбаннары булганнарның үзләреннән сабый гына булып калган балалары саны да елдан–ел сирәгәя бара. Районда андый гаиләләр 23 кенә калды, – диде ул. – Безнең максат – гаепсездән гаеп тагылып сәяси репрессия корбаннары булган якташларыбыз- ны искә алу, бу хакта яшь буынга җиткерү. Аларны олуг ихтирам хисе белән искә алмый һич мөмкин түгел. Ә исәннәргә исәнлек–сау- лык телибез. Мондый михнәтләрне беркайчан да һәм беркемгә дә күрергә язмасын.

Кызганыч, митингка килүчеләр саны да елдан–ел сирәгәя бара. Күргән михнәтләр, түккән күз яшьләре кая китсен соң?

Минем Иске Кырлай авылында гомер иткән бабам Зиннәтулла Хәмзин, аның бертуган абыйсы да репрессия корбаннары була. Абыйсын Магнитогорск якларына сөргенгә куалар, ә бабамны биш елга төрмәгә утырталар. Бөтен әйберләрен конфискациялиләр. Хатыны буш өйдә биш баласын кочаклап кала. Байлар да түгел, бары тик нык тормышлы гаиләләр булганнар. Бабамны “ат барышнигы” дип йөрткәннәр. Хәзерге сүзгә әйләндергәндә алыпсатар, эшмәкәр. Ат алып кайтып, суеп сата торган булган. Аның төрмә белән генә калуын авылдашларының тырышлыгы нәтиҗәсе түгел микән дип тә уйлыйм. Чөнки Зиннәтулла бабай ярлы тормышлыларга һәрвакыт ярдәм иткән. Сугыш чорында (биш ел утырып төрмәдән кайткач бу) зур ышаныч баглап аны хәтта колхоз рәисе итеп тә куйганнар. Бөтен үпкәләрен онытып, фронт өчен дип тырышып эшләгән ул.

1939 елда әнисен алып киткәндә Күкчә Бирәзәдән Әсфәндияр Вәлиевка бары тугыз ай гына була. Әтисе биш бала белән өйдә утырып кала. Ни өчен алып киткәннәр? Сәбәбен берәү дә әйтә алмый. Суд карарын да бер ел көткәннәр. Аннан – төрмә. Нәкъ җиде ел утырган. Ул анда газап чиксә, авылда гаиләсе, балалары тилмергән.

– Алар начар тормышта яшәмәгән. Колхозлашу елларында кулаклар дип бер әйберләрен калдырмыйча җыеп алып чыгып та киткәннәр. Мунчада яшәргә мәҗбүр булганнар. Аннан бу хәл. Өсте-

өстенә килгән авыр-

лык гаиләгә кагылмый калмый. Иң авыры балалар җилкәсенә төшә. Халык дошманы балалары дип кырын караулар, кыерсытулар эзсез калмый, өлкән апалары Үзбәкстан якларына чыгып китә, – ди Әсфәндияр абыйның кызы.

Әсфәндияр абый үзе бу хакта сөйләргә яратмый. Ул елларда ач-  лыктан, ялангачлыктан тилмергән, ана назына сусаган сабыйга әнисе кайткач та күкрәгенә башын салып  туйганчы иркәләнү насыйп булмый. 1951 елда Арчада машина бәреп өлкәнрәк улы Муллагалинең күз алдында әнисе һәлак була. Әтисе үги әни алып кайта, тик ул балаларны үз итәргә теләми.

1958 елда ФЗӨ тәмамлаган Әсфәндияр да апалары янына юл ала. 1963 елда кайтып, Әлфия исемле кызга өйләнә һәм аны да алып китә.

– Әтисен дә алып килгән иде. Ул шунда вафат булды. Ә 1977 елда без гаилә белән Арчага кайттык, – ди хатыны. – Матур гына яшәп киттек. Ике кызыбыз уңышлары белән сөендереп тордылар. Тормыш дәвам итте. Әмма Әсфәндиярга әнисенең ачы язмышы гомер буе тынгылык бирмәде. Бар теләге – кадерле кешесенең исемен аклау иде.

– Прокуратураларга яздык, архивларны актардык. Ике ел буе мәгълүматлар тупладык. Һәм 2000 елда аны акладылар, – ди кызы.

Гөлсинә Зәкиева    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International