Без бакчада йөрдек

2017 елның 3 ноябре, җомга

Без бакчада йөрдек

Балалар шундый матур итеп җырлый бу җырны, үзебезнең дә кызыл, сары яфраклар җыеп йөргән чаклар искә төшә.

Беркөн бер танышым: “Ильяс абый, кайсы агачның яфрагы иң матуры?” – дип сорады.

– Татар өрәңгесе, – дидем тегеңә, уйлап та  тормыйча.

– Андый агач бармыни? – дип бик гаҗәпләнде бу.

Кызык өчен генә “үзебезнең” агач турында тагын берничә кешегә сорау биреп карадым – белмиләр, минем сүзләргә ышанмыйлар да әле. Интернет ярдәменә таянырга туры килде. Ә анда “Татар өрәңгесе яки кара өрәңге өрәңгеләр семьялыгына керә, туган җире Европа һәм Көньяк–көнбатыш Азия. Аны бакчаларда һәм паркларда декоратив агач буларак та утырталар. Үзәк һәм Көнчыгыш Европада, Көньяк–көнбатыш Азиядә һәм Көнчыгыш Себердә таралган, Иранга һәм Кече Азиягә кадәр барып җитә. Яфраклы урманнарда, елга буйларында үсә. 2–12 метр биеклеккә җитә. Кызыл төстәге чәчәк ата.

Татар өрәңгесе әкрен үсә, суыкка чыдам, күләгәне дә яхшы кичерә, корылыкка бирешми, тозлы туфракка да түзә. Күп итеп бал бирә”, – диелгән.

Үзебезнең халкыбыз кебек агачыбыз да үтә дә тыйнак, түземле, америка өрәңгесе кебек бөтен

дөньяны яуларга омтылмый. Кайчандыр урманга кереп поскан да, шунда тыйнак кына яши бирә.

“Безнең” өрәңге, американыкыннан аермалы буларак, эшкә дә бик ярап куя. Бабаларыбыз аннан балта, сәнәк, көрәк сабы ясаган, бар да кул көче белән башкарылган елларда иң ышанычлы  таянычлары булган.

Шуны уйлап утырам әле, безгә дә татар өрәңгесе барлыгы турында дәресләрдә әйтмәделәр бугай. Әтиләр белән урманга барганда алар күрсәткәннән генә хәтердә калган. Кычкырып әйтергә ярамаганмы? Милләтчелектә гаепләнүдән курык- каннармы?

Кызык булып китте. Европа, Азия илләрендә татар өрәңгесен паркларда үстергәндә үзебезнең татар илендә ни өчен ул урманда гына качып–посып үсәргә тиеш әле? Ашытбашка күп мәгълүматлы Рәис Шәкүровка шалтыратам. “Беләм мин ул агачны, безнең умарталык янында күп алар.  Менә дигән сап-лык чыга ул өрәңгедән”, – диде ул.

Рәис берничә төп өрәңге үсентесен алып та килде. Аларны Шаляпин урамындагы “Арча хәбәрләре” газетасы паркына утыртып та куйдык. 1998 елда нигез салынган әлеге паркка киләсе язда 20 ел тула. Шәһәребездә андый үзенчәлекле бакча башка урында юк. Биредә 30 төрдән артык агач һәм куак үсә. Аларның кайберләрен генә әйтеп узам: өч төрле чыршы, өч төрле нарат (шуның берсе Себер нараты – кедр), ике төрле миләш, алмагач, балан, гөлҗимеш һ.б. “Шәрык” территориясе үзидарәсе рәисе Ринат Сафин быел сырганак та алып килде. Бакчага нигез салуда Арча урман хуҗалыгы инженеры Әнәс Закиров та зур ярдәм итте. Биредә “Бердәм Россия” партиясенең Арча бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре утырткан агачлар да үсә. Чын ботаник бакча инде бу. Укучыларны анда алып килеп “тере” агачлар күрсәтү аларда онытылмаслык тәэсир калдырачак. Язга анда татар өрәңгеләре дә яфрак ярыр. Патриотизм, Ватанга мәхәббәт әнә шулай табигатьне, агач–куакларны, елга–чишмәләрне танып белүдән, аларны яратудан башлана бит. Озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Мөдәрис Фәйзрахманов балалар өчен мәйданчык булдырды.

Шәһәребездә ел саен күпме агач утыртыла. Алар бар да үсеп китсә инде без урманга күмелер идек. Безнең кечкенә генә коллектив үз тырышлыгы белән матур бакча үстерә алды. 2010 елгы корылыкта күпме сулар сипкәнне үзебез генә беләбез. Аларның һәркайсына су белән бергә тиребез дә тамган.

Россиядә, Татарстаныбызда соңгы елларда табигатьне, экологияне, сулыкларны, урманнарны саклауга гаять зур игътибар бирелә. Район башлыгы Илшат Нуриев та шәһәрдә яшеллекнең азрак булуына борчылуын белдерә, язын, көзен үзе дә агач утыртуда катнаша. Бу игелекле эшкә өлеш кертә алуыбызга без дә шатбыз.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International