Хөрмәтле райондашлар!

2017 елның 3 ноябре, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Ноябрьнең беренче атнасында без ике дәүләт бәйрәмен: 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез. Ике истәлекле дата, икесенең дә тарихи тамырлары тирән.

Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыклар бердәмлеге, тупланганлык, гражданнар җавап- лылыгы идеяләре белән сугарылган, алар безнең Конституциядә сакланган хокукый гражданлык җәмгыятендә бердәм күпмилләтле халык булып яшәргә омтылуыбызны гәүдәләндерә. Ә халыклар бердәмлеге безнең республика өчен сәяси һәм рухи планда төп милли идея булды һәм булачак. Бу безнең үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бәйли торган тарихи нигез булып тора.

Гомуми милли татулык, һәркемнең иҗади хезмәте, энергиясе киләчәктә дә тынычлык китерсен, район, республика һәм бөтен Россиянең үсеше өчен нигез булып торсын.

Кадерле арчалар! Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, игелек, эштә уңышлар, киләчәккә ышаныч телим! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, татулык, бердәмлек һәм иминлек булсын!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International