Үзең әйбәт бул!
Безне әти-әниләр “Үзең әйбәт бул!” – дип үстерде. Без бервакытта да урамнан елап кайтып, теге малай яки кыз миңа сукты, дип әләкләмәдек. Ә хәзер... Мин бу язмамны күзәтүләремнән чыгып язам.
Беркөнне таныш хатын очрады. Оныгы турында сораштым. Ярата ул шук оныгы турында сөйләргә. Ә бу юлы йөзендә борчу чаткылары күреп алдым.
– Беркөнне килен кайткач елады, – дип сөйләде ул. – Безнең малай мәктәптә икенче бер малайга суккан, ә бу әнисенә әйткән. Әнисе мәктәптән чыкканда безнең малайны сүккән, килен белән дә тупас сөйләшкән. Безнең заманда алай түгел иде... Без бала сүзе белән йөрмәдек. Берьюлы үзем белән дә шундыйрак хәл булды. Малайлар мәктәпнең беренче катында коридорда икенче сменага дәрескә керергә звонок көтеп калдылар. Мәктәптән чыгып кына бара идем малайларның берсе йөгереп чыккан. “Апа, сезнекенә бер малай сукты”, – ди бу. Кире мәктәпкә кердем. Күрәләтә торып баланы кыйнатып булмый бит инде. Малайларның яннарына килдем. Мине күргәч, бернәрсә булмагандай басып торалар болар. Әмма күзләрендә курку. Ничек ул сабыйларны ачуланасың инде! Хәер, ачуланырга уемда да юк иде. “Дус булыгыз, сугышмагыз”, – дип йомшак кына әйттем дә киттем. Мәктәптән кайткач сораштым. И-и, дәү әни, ярый ачуланмадың әле, безнең дуслык бетә иде, диде малай.
Беркөнне бер яшь әни миңа болай дип сөйләп торды:
– Кызымның дус кызы урамга чыккач, мин синең белән уйнамыйм, дигән дә икенче кызлар белән уйнаган. Безнеке өйгә елап керде. Шундый ачуым килде. Урамга чык-тым да ул кызга, икенче безнең янга килмә, әнә, шул кызларың белән уйна, дидем. Класста да шундыйрак хәл булган. Кызга әйттем, борчылма, син класста иң матур кыз, синнән көнләшәләр алар, ә ул кыз крокодилга охшаган, – дидем.
Менә безнең әниләр нинди! Без әти-әниләрне кызыксындырган сораулар белән Арчаның 5нче гимназиясе психологы Зөлфия Сафинага мөрәҗәгать иттек.
– Әти-әниләр арасында андый проблема яши, хәтта балалары югары сыйныфка җиткәнче ике арада низаг белән яшәгән әниләр бар, – дип сөйләде Зөлфия Шәүкәтовна. – Һәркемнең баласы яхшы һәм үзенә кадерле. Кыерсытып кына карасыннар! Әмма бу үз балаңа, аның иптәшләренә, аларның әти-әниләренә карата дөрес мөнәсәбәт түгел. Башта нинди хәл килеп чыкканын ачыкларга кирәк. Өйдә балаңа дөрес киңәш бирергә тырыш: үзең әйбәт бул, иптәшләрең белән дус яшә, көчлеләр башкаларны кыерсытмый, ә бәлки яклый гына һ.б. Сәбәпне үзеңнән эзләргә тырыш. Кечерәк сыйныфларда балалар уйнарга, шаярырга, чабарга ярата. Бер-берсенә карата тупасрак та кыланырга мөмкиннәр. Балалар үзара килеп чыккан бәхәсләрне гадәттә үзләре чишүчән була. Әгәр дә инде әти-әни ярдәменнән башка булмый икән инде, бу очракны тыныч, чит кеше баласына, аның әти-әнисенә ямьсез сүзләр әйтмичә, бер-береңне ихтирам итеп хәл итәргә кирәк. Баланы яклап, тәмсезләнеп йөрү ул баланы иптәшләрсез калдыруга китерергә, балада эгоизм чаткылары тудырырга, яклаучы канаты астында яшәргә күнектерергә мөмкин.
Әле беркөнне генә редакциягә бер апа шалтыратты.
– Безнең күршедә 5 балалы бер гаилә яшәде, – дип сөйләде ул. – Шуларның әниләре гел урамда балаларын яклап, башка балаларга теләсә нәрсә әйтеп, аларның әти-әниләре белән дә кычкырышып йөрде. Үсеп җитеп таралышкач, шул хатынның балалары әниләре янына кайтмадылар да... Менә шундый гыйбрәтле хәлләр турында языгыз сез!
Әлфия Сәгыйтова