Озак яшәү сере
Бу көнне аларның фатиры иртәдән гөр килеп торды: балалар, киленнәр, оныклар җыелышып килде, Казанда яшәүчеләре кичкә, кайта алмаганнары атна ахырында ялларга кайтачак. Бәйрәмнең дәвамы ялларда да көтелә.
1 ноябрь иртәсе Сибәгатовлар гаиләсенә шатлыклы мизгелләре белән, зур бәйрәм төсмере алып килде — бу көнне әниләре, газизләре Гөлҗиһан Сөнгатулла кызына 90 яшь тулды. Авылдашлары, туганнары да котлады әбекәйне, көне буе өй телефоны да, кесәнеке дә тынып тормады. Килә алучылары өйгә үк килеп котлады. Бу көнне мөхтәрәм кунаклар да кабул итте юбиляр. Аны гомер бәйрәме белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырырга район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм район социаль яклау бүлегеннән Миләүшә Фәттахова да килде.
Кунаклар белән сөйләшеп и, рәхәтләнде Гөлҗиһан апа! Аларны ишек янына ук килеп елмаеп каршы алды. “Яшем 18дә, йөрәгем аннан да яшь, бүген үк чыгып чабар идем, аяклар гына тыңламый”, — дип шаяртып та алды.
7 ел инде әби туып–үскән, гомер иткән Югары Пошалымнан китеп, Арчада ире Нурулла абыйга дәүләт программасы нигезендә ветераннарга бирелгән фатирда яшәп ята. Тик Нурулла абыйга бу фатирда 1 ел гына яшәү насыйп була, 2011 елда бакыйлыкка күчә. Парлы гомерләренең 61 еллыгын билгеләп үтәргә 45 көн генә калган була. Менә бәхет, шулкадәр парлы булып яшә әле син! Бүгенге көндә Гөлҗиһан апаның кызы Гөлфирә белән бер-берсенә терәк, кирәк булып яшәп яткан көннәре.
2 балалы гаиләдә үскән юбилярның үзен Аллаһы Тәгалә 8 бала белән бүләкли: 5 кыз, 3 малай. “Ике баланы гына Хәтнә хастаханәсендә таптым, калганнары өйдә, мич арасында. Берсен, туганымның туена баргач шунда табып кайттым”, — дип ансат кына сөйләп утыра бүген, әйтерсең, бар да ал да гөл булган. “Балалар белән декретларда утыруны белмәдем, безнең заманда юк та иде андый кадер-хөрмәтләр. Икенче баламны тапкач, 26 көннән эшкә чыгып киттем, — дип дәвам итә. — Балалар үстергәндә төрле вакыт булды. Төпчеген тапкач 15 көннән калдырып Дербышкига (без аны Вагонстрой дип йөри идек) ипигә чыгып киттем. Элек, бер казны 18 ашка бүлеп пешерә идек. Итне кечкенә кисәкләр белән генә бүләм, балаларның берсен дә аермадым, алар миңа рәхмәтледер, ә Нуруллама бераз зуррак кисәк. Нуруллам тракторда эшләде. Бүгенге тормышның рәхәтлеге әйтеп бетергесез! Әле яшисем бик килә, 18емә кире кайтыр идем”.
18 яшенә үк кайтмас иде, чөнки сугыш барган, аннан соңгы авыр елларга туры килә яшьлеге. Әтисе бронь белән (яше чыккан була) сугышка алынмый аның. Шуңа да гаилә башкалар кебек түзә
алмаслык авырлыклар күрми, чана, арба ясау остасы булган әтиләре балаларын ач итми. Кияүгә чыккач, “Базарга барудан котылдым”, — дип сөенә кыз, 25 чакрымлы Кенәр, 30 чакрымлы Әтнә базарларына чана, арба тартып бару-кайтулардан нык арыган була.
Авылның 4 почмаклы йортына, тугызынчы кеше булып килен булып төшә. 4 бала шул йортта дөньяга килә, аннан башка чыгалар. Балаларны үстергәндә җитмәүчелекне авыл халкына тегү тегеп капларга тырыша ана. “Беркем белән сүзгә килеп яшәмәдем, гел кешегә булышырга, ризыгым булса, бүлешергә тырыша идем. Нәфесле булмадым, кеше тормышыннан көнләшмәдем, ни булса да сабыр итәргә тырыштым. Ачуым килгән чакларда хәл алырга ятып торам да уйланам, шул чакта үземнең дә гаепне аңлый торган идем”, — ди ул. Әнә шуңа да Аллаһы Тәгалә аны үрнәк булган тормыш юлы, озын гомер белән бүләкләгәндер. Язучы Михаил Пришвин әйткән: “Яхшылык — кешенең җанын җылытып торучы кояш кебек. Табигатьтә бар яхшылык кояштан булса, кеше тормышындагы бар яхшылык аның изгелегеннән”. Озын гомерле булуы бәлки нәселдәндер, әтисе 90га җитеп вафат булган, ләкин Гөлҗиһан апаның яхшылыгы бүген җирдә ятмый — картлыгында рәхәт тормыш булып үзенә әйләнеп кайткан. Балалары гына түгел, киленнәре дә берсен-берсе бүлдереп әнкәйләренә рәхмәт әйтергә ашыга. Төп йорттагы килене Фидания апа 20 елдан артык бергә яшәгән елларында үзенә карата бер тапкыр чит караш тоймавын әйтә. “Әни гел “кызым” дип кенә торды. Туганнары да беренче көннән үз араларына кертте. Бик бәхетле булдым мин бу йортка килеп”, — ди. Гөлҗиһан апаның йөрәгенә ике ел элек мәңге җуелмаслык төер урнашкан – улы Даниял вакытсыз араларыннан китеп барган. “Шул кайгы бик бетерештерде. Ярый балалар гел янымнан китми, моңаерга ирек бирми. Балаларга караганда киленнәр күбрәк шалтыратып хәлемне белеп тора”, — ди ана. Даниял абыйның тол калган тормыш иптәше Фәния апага да авыр кайгыларны бүлешергә Гөлҗиһан апа бар.
Гөлҗиһан апа балалары белән горурланып яшәсә, балалар әниләре белән. Ана үзе дә, “Минем бер сүз әйтеп кешенең хәтерен калдырганым булмады, “әни” дип горурланып яшәгез”, — дип әйтә икән. Шөкер, горурланырлыклары да бар! Өлкәнәйгәнче әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтә алулары белән, бүгенге көндә үзләренә хәер-догада булучы, кибеткә чыгып ризыклар алып кайта алучы, һаман “Балалар”, дип яшәп оекбаш-бияләйләр бәйләве, дөнья хәбәрләре, мәдәният тормышы белән кызыксынып, караган-укыганнарын балаларына җиткерүче, хәтта сканвордлар чишүче әниләре булуы белән бәхетле алар.
Розалия Зиннәтова