Авылның ак яулыклы ак әбисе ул

2017 елның 3 ноябре, җомга

Авылның ак яулыклы ак әбисе ул

Түбән Атыда яшәүче, шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтүче Мәдинә Сираева турында киленнәре нинди генә мактау сүзләре әйтмәде. Гадәттә, кайнана киленнәр күңелендә андый соклану хисләре уятмый бит. Шуңа бу күренеш кызыклы һәм юбилярыбыз да үзенчәлекле булып күренде, аның белән якыннанрак танышу теләге туды.

– Мин бу йортка 1989 елда килен булып төштем. Ул чакта әни нинди булган, әле дә шундый. Ходай сабырлыкны да аңа өеп биргән. Каты итеп эндәшми дә бит ул. Үз әнием кебек үк кадерле ул миңа. Кайнана дип әйтә дә алмыйм, – дип сөйләп китте килене Гөлшат. – Ирем вафат булганга 24 ел инде. Әмма барыбер һаман  шушында кайтасы килә. Шундый рәхәт, тыныч миңа бу йортта.

Гөлшатка бу йортка килгәндә 27 яшь була. Хәзер ул үзе кайнана. “Киленне өйрәтәсе, алай түгел, болай, диясе генә килә бит. Андый чакта кылт итеп әни искә килеп төшә”, – ди.

Арча станциясендә яшәүче килене Әнисә дә Гөлшатка кушылып: “Мин 1979 елда килен булып төштем. Үз әнием вафат булды. Ул чакта кайнанам минем өчен киңәшчем, ярдәмчем, сердәшчемә әверелде”, – ди.

Мәдинә Сираева үзе 22 ел кайнана белән яшәгән. Кайнанасы бик кырыс булган.

 Ашарга ипи дә булмас иде. Икмәген бер, пычагын икенче урынга яшереп куя иде. Балаларыма да кисеп бирә алмадым. Бервакыт Васыйл улым өзгәләнеп ипи сорый. Әби бирми. Йөрәгем түзмәде, пычакның янында ятканын күрдем дә, барып кисә башладым. Яртысына җиткәч, кайнанам килеп кулга ябышты. Киселгән өлешен алыйм дигән идем, идәнгә төшеп китте. Бөк-рәеп алдым да, балама мич артында саклап торып ашаттым,  – дип искә ала ул. –  22 ел дәвамында өч тапкыр гына рәхмәт сүзе ишеттем мин аннан. Шуларга да карамастан, соңгы көннәрендә бөтен үпкәләремне онытып тәрбияләдем. Арка кочтырып мунчаларга кадәр алып бардым. Үләр алдыннан: “Балаларыңның игелеген күр”, – диде. Аның теләге кабул килгәндер, балаларым бик игелекле булды.

Мәдинә апа үз гомерендә бик күп күргән. Сугыш авырлыклары аны да читләтеп үтмәгән. Тик бу турыда ул артык зурдан кубып сөйләргә теләмәде.

– Сугыш еллары йөрәктән китми инде. Безгә генә түгел, бөтен ил белән күрдек. Ачлыгын да, ялангачлыгын да. Үләннәрдән шулпалар да пешердек. Иң туклык- лысы атлык була иде. Әни атлык та бетә инде, дип кайгыра иде. Җан сакладык инде. Ул ризыкларны хәзер эт тә ашамый, – ди Мәдинә апа. –Дөньяның рәхәтенә килеп җиттек, тик гомер генә аз калып бара.

Унике яшеннән Мәдинә эшкә чума. Колхозда төрле хезмәтләр башкара, ун ел артельдә бүрекләр тегә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы фермада бозаулар карый.  37 ел хезмәт стажының 22 елы терлекчелектә үтә. 1951 елда Вәкил исемле егеткә кияүгә чыга.

– 16 яшеннән аягы зәгыйфь иде аның. Поезд астына эләгеп, бармаклары өзелгән, – ди Мәдинә Сираева. – 30 ел бергә яшәдек. Биш бала үстердек. Вафатына да 35 ел булды инде.

Югалтулар күп кичерә ул. 47 яшендә өч баласын ятим калдырып олы кызы вафат була. Аның кызы Айгөлнең хәзер үзенең дүрт баласы бар, авылда яши. Әбисенең терәге, ярдәмчесе. Илдары 30 яшендә фаҗигале төстә дөнья куя. Эретеп ябыштыручы була ул. Эретеп ямаганда  бензин багы шартлап зыян күрә, шуннан рәтләнеп китә алмый, өч айдан вафат була. Хатыны Гөлшат ун айлык бала белән тол кала. “Балалар хәсрәтләрен күтәрергә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирде”, – ди Мәдинә апа.

Мәдинә Сираевага әле гомердә дә 90 яшьне биреп булмый. Күз тимәсен, сокланып кайттык без аңа. “Авылыбызның ак яулыклы ак әбисе ул”, – ди Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова. Биш вакыт намазын калдырмый. Кибетенә дә барып килергә күп сорамый. Өй тирәсендә йөреп тора. “Кулдан себерке, сәнәкне төшермим, йөрим әле”, – ди ул горурлану хисе белән.

90 яшьлеге уңаеннан үзен халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Резеда Батталова да юбиляр янына бүләк белән килгән иде. Гомер бәйрәмегез белән, Мәдинә апа.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International