Арчада күңелле вакыйга

2017 елның 3 ноябре, җомга

Арчада күңелле вакыйга

Арчада 2 ноябрьдә күңелле вакыйга булды. М. Җәлил урамында 24 фатирлы өч катлы йорт (9А) файдалануга тапшырылды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Финанс кыенлыклар булу сәбәпле, районда социаль ипотека  йортларын төзү темпы бераз акрынайды, – дип сөйләде Илшат Нуриев. – Әмма социаль ипотека программасы дәвам итә. Чиратта әле тапшырыласы йортлар бар.

Тантанага кеше күп җыелган иде. Фатир хуҗалары гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да бу шатлыклы вакыйганы күреп ка- лырга килгән. Илшат Нуриев фатир алучыларга ачкычлар тапшыр-

ды һәм йортның ишегенә аркылы сузылган ал тасманы кисәргә балаларны дәште. Айзат белән Камил сөенә-сөенә дәү абыйлары белән ал тасманы кис-те. Илшат Нуриев фатирларны карап чыкты, фатир алучылар белән сөйләште, аларның рәхмәтен ишетте һәм сорауларын тыңлады.

Фатирларны бюджет системасында эшләүчеләр һәм башка категория кешеләре алды. Социаль ипотека программасында һәм тузган торак программасында катнашучы 24 гаилә  фатирлы булды. Шундыйларның берсе –  Алсу Рәхмәтуллина сөенечләре белән  уртаклашты.

– Югары Мәтәскәдә әти-әни белән яшибез, – дип сөйләде ул. – Өченче улыбызның туасын белгәч, социаль ипотекага чиратка бастык. Кечкенә улыбыз Булатка хәзер 3 яшь, олысына – 15, уртанчысына 12 яшь. Иптәшем Фаил –  райгазда, үзем Арчаның 5 гимназиясендә эшлим. Фатир алгач, бик сөендек. Балаларның киләчәген кайгыртып яшибез ләбаса.  

Балалары фатирлы булуга куанган Мөслимә Төхвәтуллина шулай ук район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт әйтеп бетерә алмый.

Район мәгариф идарәсендә эшләүче Алсу белән Айнур Ибраһимовлар:

– Күрегез, нинди иркен бүлмәләр, – дип фатирларын күрсәттеләр. – Балконына кадәр тышлап куйганнар. Обойлары нинди матур! Йортның урнашуы да җайлы. Хастаханә якын, балалар бакчасы да янәшәдә генә (2нче бакча), Җиңү паркы, кибетләр, кыскасы, урыны бик уңайлы.

Гөлҗиһан Хәкимова Яңа Кенәрдән үк килеп җиткән.

– Балаларның шатлыгын ничек уртаклашмыйсың инде?! – ди ул. – Күрче, бу сабыйларны, сөенә-сөенә яңа фатирга күчәбез, дип әйберләрен җыйдылар. Ике бала белән кеше өстендә торып тилмерделәр.

Гөлҗиһанның оныклары Азалия белән Раяна яныбызда бөтерелде. Азалиянең каникулда булуы бигрәк тә әйбәт булган. Мондый бәйрәмне күрми, күченү шатлыкларын татымый калып буламыни?! Әтиләре Айнур  район социаль яклау бүлегендә, әниләре Гөлнара 11нче балалар бакчасында эшли.

– Ай саен 7 мең сум түләп, чит кеше фатирында яшәдек, – дип сөйли алар. – Аллага шөкер, хәзер менә үзебезнеке булды. Сөенеп бетә алмыйбыз. Ай саен түлисе булса да, үзебезнең фатирга, дип түлибез. Игелекле йорт булсын!

Без дә шул теләктә. Бик тиздән бу йортта өй туйлары гөрләр, бәби чәйләре дә озак көттермәс әле...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International