Сезнең алда баш иям

2017 елның 3 ноябре, җомга

Сезнең алда баш иям

Арча педагогика көллиятендә “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесе булды. Бәйгедә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Саба, Питрәч районнарының җәмәгать тәрбиячеләре ярышты.

Әлеге чарада  район башлыгы урынбасары, район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе  Любовь Осина  катнаш- ты. Жюрида Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина (рәисе), Татарстан Республикасы ба-

лигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, “Дөнья чишмәсе” шәфкатьлелек фондын оештыручы Татьяна Забегина һ.б. бар иде. Безнең районнан бәйгедә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов катнашты.

Бәйге ике өлештән булды. Беренчесендә конкурсантлар үзләре белән таныштырдылар, тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән нинди эш алып барулары, уңышлары турында сөйләделәр. Ә икенче өлешендә конкурсантлар билет алып, законнар буенча “имтихан” тоттылар.

Бу бәйге башкаларга охшамаган иде. Монда кеше язмышлары турында сүз бара. Теләчедән балигъ булмаганнар белән эшләүче комиссиянең җаваплы сәркатибе Миләүшә Хәнәфиева:

– Мин Иванны комиссия утырышында күреп алдым, – дип сөйләде. – Бер урында утыра алмый торган бик шук бала икәненә игътибар иттем. Үземнең дә тиктормас бала чагым искә төште. Һәм мин бу бала белән аерым эшли башладым. Иван опекунда тәрбияләнә. Гаиләдә бала белән чын күңелдән якын итеп сөйләшкән кеше булмаган. Бер сөйләшүдән бала ачылып китте. Без бүген Иван белән күп нәрсәгә ирештек. Ул бик матур итеп рәсем ясый.

Балтач районының Норма авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рамазанов чыгышы да дулкынландырды.

– Мин Денисны үз улым белән спорт түгәрәкләренә алып йөрим, хоккей, футбол уйныйлар, – дип сөйләде ул. – Яшүсмер бик нык үзгәрде.

Әтнә районының Яңа Шашы мәктәбенең директор урынбасары Чулпан Корбанова: “Без Рифкат белән бергәләп “Зур тәнәфес” дигән газетаны чыгарабыз, ул хәтта шигырьләр яза, шахмат, самолет, машиналар конструкциясе түгәрәкләренә йөри, шулай ук агач эшен дә ярата”, – дип сөйләде.

Җәмәгать тәрбиячеләре төрле һөнәр ияләре. Эшләре турында бик озак сөйләп булыр иде. Аларның төп девизы – “Үзең үрнәк бул!” Бер атаклы футболчының сүзләре искә төшә: “Мине җинаять дөньясыннан спорт коткарып калды”. Җәмәгать тәрбиячеләре дә балаларны файдалы шөгыльгә тартуны максат итеп куялар һәм нәтиҗәләр күз алдында. Арада Арча районыннан җәмәгать тәрбиячесе Алмаз Борһановның чыгышы аерылып торды.  Районда алар тәрбияләгән балаларның лаеклы рәвештә армия хезмәте үтеп кайтулары турында сөйләде. Һәм Алмаз Борһанов бәйгедә лаеклы рәвештә беренче урынны алды. 2нче урынга Питрәчтән Елена Галкина, 3нче урынга Биектаудан Руслан Сафин лаек булды. Ахырдан Татарстан Республикасы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина: “Мин сезнең алда баш иям”, – диде.

 Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International