Һәркем үз юлын таба
Иске Чүрилегә баргач авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллинадан:
– Мондый кара көзләрдә авыл халкы ниләр эшләп ята? – дип сорадым.
– Бездә тик йөргән кеше юк, – диде ул. – Кемдер калайдан, агачтан нидер ясый, урын–җир тегә, читән кәрҗин үрә, терлек асрый, умартачыларыбыз күп. Әйдәгез, кайберләре янына барып та килик. Штерә авылыннан башлыйбыз.
Урамда кулына сумкалар тоткан ир очрады. “Марсель Хәсәнов бу, – диде җирлек башлыгы. – Умартачы, агачтан ишек–тәрәзәләр дә ясый. Штерәгә барадыр, алыйк инде”.
– Рәхмәт! – диде Марсель. – Минем монда эшләр бар әле, бал сатып йөреш.
Штерә авылында (кайчандыр ул Иштирәк дигән матур исем йөрткән) элек–электән тырыш, булдыклы кешеләр яшәгән. Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу авылның сугыш һәм сугыштан соңгы авыр, ачлык елларында да ипиле авыл булуы турында яза. Шушы авылдан Габделхәй Миннебаев булачак язучы белән бер курста укый, ял көннәрендә авылга кайтып күчтәнәчләр төяп килә.
Күп үзгәрешләр кичерсә дә, авыл бүген дә нык- лыгын югалтмаган, 98 хуҗалыгы 347 кешесе бар. Юллары асфальт, йортлар таза, заманча төсле калайлар белән балкый.
– Менә монысы Рамил Шәкүров хуҗалыгы, – диде Гөлнара Заһидуллина читән койма белән әйләндереп алынган йортка күрсәтеп. Төсле калайларың бер кырый- да торсын! Гади итеп яшәгән бабаларыбызга истәлек тә, әмма ул гадилек – мәңгелек! Рамил үзе өйдә юк иде, аның кәрҗиннәрен дә күрәсе, үзе белән сөйләшәсе килгән иде. Монысын икенче тапкырга калдырдык.
Безне авылның күркәм гаиләсе – Гыйлаҗевлар көтә иде. Йорт–җирләре дә таза, матур, хуҗалар да киң күңелле, ачык йөзле булып чыкты.
– Өйгә керәбез, безгә килгән кешене чәй эчерми җибәрмибез, – диде йорт хуҗасы Фердинант Гыйлаҗев. Ул озак еллар гараж, ферма мөдире булып эшләгән. Пенсиягә чыккач та кеше юк, дип чакырып алганнар. Хатыны Нәзирә дә ачык йөзле хуҗабикә. Утыз ел фермада сыер сауган, биш ел почтада эшләгән. Олы уллары Ренат хәзер гаиләсе белән Казанда яши. 9нчы сыйныфта укыганда ук комбайнга утырган. Уртанчы уллары Фәнилнең хатыны Гөлчәчәк тә биредә иде. Аның куллары алтын, ул ясаган чәкчәкләр иң тәмлесе, диделәр.
Төп йортта әти–әнисе белән төпчек уллары Динар яши.
– 3 яшеннән күрше белән умарталыкка йөри башлады, – ди әтисе. – Корт чакканнан да курык- мады. Шундый стажлы умартачы ул.
– Безнең бу авылда сөт җыючы юк иде, – дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы. – Динар 2014 елда крестьян–фермер хуҗалыгы ачып сөт җыя башлады. Шуннан бирле бу проблема бетте, Штерә, Иске Чүриле, Ашабаш халкы бик рәхмәтле аңа.
– Үзегезнең сыерлар бармы?
– Сигез сыерыбыз бар, – диде Фердинант Гыйлаҗев.– Үзебезнең трактор, чапкыч, сука булгач бик җайлы.
Бу йортка озакламый килен төшәчәк. Шуңа әзерләнәләр, бәхетле булсыннар, әти–әниләренә шатлык кына китерсеннәр.
Иске Чүриле авыл җирлегендә кечкенә фермалар төзү өчен өч кеше – 200әр, өч кеше 120шәр мең акча алганнар, тагын бер кеше чират көтә. Башка төр эшчәнлекне сайлаучылар да күп. Нияз Шаһиев тимер ишекләр, бертуган Гарифуллиннар чардуганнар ясый. Шәүкәт Вәлишин шиномонтаж цехы ачкан. Люция Вәлиева урын–җир тегә, Луиза Абдуллина кәҗә фермасы оештырды. 25 кәҗәсе бар, кәҗә сөтеннән нәрсә ясап була, барын да әзерли.
Ильяс Фәттахов