Республика фәнни-гамәли семинары.

2017 елның 3 ноябре, җомга

27 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 7нче балалар музыка мәктәбендә «Ансамблевое музицирование: исторический ракурс и перспективы развития» («Ансамбль белән уйнау: тарихи ракурс һәм үсү перспективалары») исемле республика фәнни-гамәли семинар узды. Семинарда төрле уен коралларында уйнау, коллектив уйнауның традицион һәм заманча формалары, шулай ук уен коралларында уйнауның баланың шәхес буларак үсүенә тәэсире турында сөйләшү булды.

Программа методик эшләр вернисажларын, Казан дәүләт консерваториясе профессорлары, ТР махсус урта белем уку йортлары укытучылары чыгышларын, презентацияләр, осталык дәресләрен, түгәрәк өстәлләр, методик эшләнмәләр белән чыгышларны үз эченә алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International