Янгыннарны булдырмыйк
Көзге-кышкы айларга керү белән ягулык чоры башлана. Ә ягулык чоры белән бергә янгыннар чыгу куркынычы да арта.
Шуны күздә тотып, районның гадәттән тыш хәлләрне һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү һәм булдырмау буенча комиссиясе (рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин) “Арча муниципаль районы территориясендә 2017–2018 елларда янгыннар чыгу куркынычы зур булган көзге–кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” карар кабул итте.
Комиссия янгын куркынычсызлыгын көчәйтү максатында җирлек башлык- ларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, мәгариф идарәсенә билгеле бер чараларны үтәргә тәкъдим итте.
Җирлек башлыкларына түбәндәгеләрне эшләргә кирәк. Һәр торак пунктта янгыннарны булдырмау һәм аларны кисәтү максатыннан халыкка аңлату эшләре алып барырга. Янгыннар килеп чыккан очракта халыкны һәм техниканы җәлеп итү тәртибен билгеләп куярга. Торак пунктларда су алу җайланмаларын, су чыганак- ларына керү юлларын төзек тотарга. Сулыкларда су алу өчен бәкеләрне әзер тотарга һәм аларга бару юлларын кардан чистартуны оештырырга. Һәр торак пунктта урамнарны, йортларга, кеше күп йөри торган объектларга, башка биналарга һәм корылмаларга, һәм шулай ук янгыннарда су белән тәэмин итү чыганакларына керү юлларын кардан чистарту тәртибен билгеләргә. 2017 елның 15 ноябренә кадәр Арча янгын-коткару гарнизонына ирекле янгыннан саклау бүлекчәләре телефон номерларын хәбәр итәргә.
Предприятие һәм оешма (нинди формада, ведомствода булуларына карамастан) җитәкчеләренә су алу җайланмаларын тикшерүне һәм ремонтлауны, аларны төзек тотуны, бару юлларын кардан чистартуны оешты- рырга. Сулыклардагы бәкеләрнең өстен җылытып, алардан су алу урыннарын уңайлы итеп эшләп куярга. Янгыннан саклану системасын һәм чараларын төзек хәлгә китерергә. Коллективта янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып барырга.
Район мәгариф идарәсенә мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча тематик дәресләр, диктантлар, рәсем конкурслары оештырырга.
Янгыннардан сак булыйк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп торыйк һәм аларны үтик.