Хөрмәтле Илшат Габделфәртович!
Без Сезне тормышыгыздагы истәлекле вакыйга – 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, авыр һәм гаять җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез!
Сез үзегезнең тормыш юлыгызны районыбыз белән бәйләдегез, гомерегез буе туган җиргә тугрылыклы булып, халык белән бергә, кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып яшисез. Башкаларга игътибар һәм ихтирамлылык, гадилек, кешелеклелек – Сезне бизәп торган сыйфатлар. Шуңа Сезне районда яраталар, хөрмәт итәләр.
Сез менә өч ел инде республикада иң зур районнарның берсе булган Арча районы белән уңышлы җитәкчелек итәсез, районыбыз һәр өлкәдә, булган кыенлыкларны җиңеп, яңа үрләр яуларга омтыла. Ашлык, сөт җитештерү буенча лидерлар сафында.
Без, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе һәм “Арча” радиосы хезмәткәрләре, Сезнең массакүләм мәгълүмат чараларына булган игътибарыгызга рәхмәтле, Сезнең киңәшләрегез эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итә, Сезнең ишекләр һәрвакыт, һәркем өчен ачык.
Хөрмәтле Илшат Габделфәртович! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын! Сезнең җитәкчелектә районыбыз чәчәк атсын!
Иң изге теләкләр белән
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арск-информ” филиалы коллективы.