Диктант яздылар
3 ноябрьдә Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда 70кә якын кеше “Зур этнографик диктант” язды. Һәммәсе, белемнәрен тикшереп карау максаты белән килгәннәр. Диктант язучылар арасында, нигездә мәгариф, мәдәният идарәләре һәм район хакимияте вәкилләре иде.
Россиядә яшәүче халыкларның этнографик белем дәрәҗәсен билгеләү, милли-мәдәни үсешләрен берләштерү, этномәдәни көнкүрешен үстерү һәм саклау, этнографиягә этноара мөнәсәбәтләр фәне буларак карау максатыннан оештырылып, тест рәвешендә барган диктантның сораулары шактый авыр иде. Белемле булмасаң яки алдан бераз укыштыргалап бармаган булсаң, язып утыруның нәтиҗәсе юк. Катнашучылар белемнәрен тулы куәтенә җикте булса кирәк, һәрхәлдә, авыр, язып булмады, дип зарланган кеше булмады.
Диктантны беренчеләрдән булып район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район яшьләр эшләре, спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов язып бетерде. Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Нэля Дәүләтшина 4нче булып чыкты. “Бераз белемемне арттыру, үземнең ниләр белүемне тикшереп карау максатыннан килгән идем. Сораулар бик җиңел булмады. Мондый диктантларны уздыру кирәк, чыннан да, кешенең белемен арттырырга ярдәм итә”, — диде ул. Сәнгать мәктәбеннән диктант язарга 10 укытучы килгән. Үзәк китапханәдән дә 10 хезмәткәр белемнәрен сынады.
Гөлгенә Шәяхмәтова Арчага диктант язарга Биектау районыннан ук килгән. “Ташлы Кавал мәдәният йорты җитәкчесе булып эшлим мин, — дип сөйләп китте ул. — Интернеттан белдерүне укып белдем дә, шундый язасым килде, ләкин зоналап язганга, безнең районнан теләүчеләр Казанга бара. Ә минем Арчага барасым килде, монда улым алып килде. Үзебезнең район мәдәният идарәсе җитәкчесе Лилия Борһановага әйткәч, ул хуплап, ак юллар, уңышлар теләп, “100 процент баллга яз”, — дип озатып калды. 100гә үк булмаса да, 80 процентка эшләгәнмендер дип уйлыйм”.
Диктант сораулары, этнографиядән кала мәдәниятне дә, әдәбиятны да, сәясәтне, тарих, географияне дә үз эченә алган. “Интернеттан узган елгы сорауларын карап килгән идем, быел ул сорауларның берсе генә дә юк”, — ди Сеҗе мәктәбенең чит телләр укытучысы Эльвира Исмәгыйлева.
Диктантның нәтиҗәләре 12 декабрь көнне билгеле була. Аны http://fadn.gov.ru/ яки http://miretno.ru/ сайтыннан карарга мөмкин булачак.
Розалия Зиннәтова