Булганлык ярминкәдә дә күренә

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Булганлык ярминкәдә дә күренә

4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов  шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә ярминкәләр уздыру мәсьәләсенә тулырак тукталды.

Ул ярминкә чаралары оештыруга җаваплы караган районнар арасында Арча районын да билгеләп үтте һәм рәхмәт әйтте. Атна саен уза торган ярминкәләргә йомгак ясап барыла, иң актив өч район билгеләп үтелә. Ярминкәдә катнашучыларга транспорт чыгымнары түләнә.

– Казандагы ярминкәләрдә “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләре актив катнаша, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Алар бәрәңге, яшелчә белән сәүдә итә. Шулай “Ак барс” агрокомплексы”, “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Казанка” ширкәтләре бик әйбәт әзерлектә бардылар.

Узган шимбәдә район үзәгендә Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәренә багышланган ярминкә үтте. Район ярминкәләренең яңадан үз урынына кайтуы әйбәт булды. Күңелең киң булса, урын җитә икән бит!

Көз – муллык чоры. Бу ярминкәләрдә дә чагыла. Утар Аты авыл җирлегендә зур планнар белән эшкә керешкән “Нива–Агро” ширкәте сәүдә иткән урында кеше аеруча күп. Җитәкчесе Алмаз Шәрипов үзе дә биредә.

– Катнаш азык цехы ачтык. Терлекләргә шул азыкны ашатабыз, – ди җитәкче. – Халык ашлыкны да, катнаш азыкны да бик теләп ала.

– Ашлыкның бәясен бераз киметкән идем, бик тиз алып бетерделәр, – ди Корайван авылыннан фермер Фәнис Әхмәтханов.

Фәнис быел пай җирләре исәбенә биләмәләрен киңәйтә алган. Бетә язган авылны саклап калучыларның берсе ул.

Комиссия шулай ук Закирҗанов Р.М., Д.Шакирҗанов, Х.Гарипов хуҗалыкларының, Утар Аты, Яңа Кенәр авыл җирлекләренең активлыгын билгеләп үтте.

Ярминкәне  район башлыгы Илшат Нуриев та карады һәм уңай бәя бирде, киңәшләрен әйтте.

Шушы көнне узган киңәшмәдә терлекчелектә тугыз айлык эшкә йомгак ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Роберт Хәйретдинов уңышлы якларны әйтеп үтте, җитешсезлекләргә дә тукталды.

– Быел әзерләнгән азыкларның туклык-

лылыгы бик түбән булу сәбәпле, терлекләрнең рационын өстәмә азыклар белән баетып ашатмыйча мул сөт савып та, артым алып та булмаячак, – диде ул.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов тикшертелгән азыкларда май  кислотасының күп булуы, аларны тәкъдим ителгән ысуллар белән эшкәртеп ашатырга кирәклеген әйтеп үткән иде инде.

Сөт – һәр хуҗалыкның көндәлек акча кертү чыганагы. Терлекчелек белән чынлап торып шөгыльләнгән хуҗалыкта, билгеле. Тугыз айда район буенча  тулай савым узган елның шул чорына карата 97 процент тәшкил итте. Иң зур үсешне Лотфуллин З.Р. хуҗалыгы бирде – 145 процент. “Казанка”, “Кишет”, Закирҗанов Р.М., “Кызыл Яр”, “Ташкичү” хуҗалыкларында да алга китеш зур. Болар – быел яңа оешкан хуҗалыклар. Шулай дәвам итсәләр иде, дип телик.

Ә менә “Яңарыш”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре узган елгы күрсәткечләрен киметтеләр.

“Кырлай”, Сафиуллин А.В., Тукай, “Аю”, “Курса МТСы” ширкәтләре генә терлекләр санын арттырды яки узган елгы дәрәҗәдә саклап калды. “Кишет”, “Үзәк”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә терлекләрнең баш саны нык кимеде.

– Яңа елга кадәр терлекләрнең баш санын тиешле дәрәҗәгә  җиткерергә кирәк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Фермаларда тәртип салыр- га вакыт.

Район башлыгы октябрь аенда иң әйбәт күрсәткечләргә ирешкән “Северный” ширкәтенә (җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин) һәм әлеге хуҗалыкның Илдус фермасына (мөдире Илдар Хәеретдинов) күчмә кубоклар тапшырды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International