Яшьлеге тугае

2017 елның 10 ноябре, җомга

Яшьлеге тугае

Хатын–кыздан яшен сорамыйлар, диләр. Ләкин аннан куркасы юк. Кешенең иң гүзәл чоры яшьлек булса, гомер үткән саен ул ирешкән уңышлар, күтәрелгән үрләр белән баетылып тагын да матурлана. Шуңа Яңа Кенәрдә яшәүче Диләрә Ивановага 70 яшь дип курыкмыйча әйтә алабыз. Ә Диләрә ханым турында сүз чыкканда ире Иван әфәндене искә алмый мөмкин түгел. 46 ел бергә яшәү дәверендә алар икесе бербөтенгә әверелгән. Диләрә ханым дигәндә Иван әфәнде, Иван әфәнде дигәндә, Диләрә ханым күз алдында тора.

Диләрә Иванова Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында туган. “Әтиебез участковый иде. Төрле урында эшләгән. Шуңа без дүрт кыз, дүртебез дүрт авылда туганбыз, – ди ул. – Әниләрнең кавышу тарихлары да кызыклы. Әнине әти йөргән егетеннән миңа кияүгә чыкмасаң, ФЗӨгә җибәрәм, дип тартып алган. Шундый бер кызыклы вакыйга да булды әле, 85 яшендә әнине беренче мәхәббәте эзләп килде. Әни 26 яшендә дүрт кыз белән (олы апага 7 яшь, кечкенәсенә 9 ай) тол калган. Барыбызны да укытты, белемле итте. Дүртебез дә педагогика институтын тәмамладык, укытучылар”. Диләрә Иванова үзе дә 38 ел Яңа Кенәр мәктәбендә тарих укыта.

– Мәктәптә укыганда ук бик актив идем мин. Чын комсомол. Телевизор юк, китап бик күп укыдым. Эшчән булдым. Хәтта кешеләргә утын ярып, шул акчага яулык сатып алдым. Әни бик чиста кеше иде. Безне дә шулай тәрбияләде, – дип искә ала ул балачак, яшьлек елларын. – Спортчы булдым, йөгерү, сикерү буенча беренче урыннарны  бирмәдем. Институтта гимнастика буенча урыннар яуладым. Туризм белән дә шөгыльләндем. Бервакыт балет мәктәбендә укыган Софья Мушакова бию түгәрәге оештырды. 5–10 сыйныфка кадәр шунда йөрдем. Тормышта бу шөгылем миңа зур ярдәм итте.

Институтка укырга кергәч тә биюне ташламый кыз. Уку йортында оештырылган концерт төркеме белән концертлар куеп йөри. Ире Иван белән дә  шунда таныша.

– Мин Диләрәдән бер курс соңрак укыдым. Ул бии, мин алып баручы. Шул яшькә җитеп кызлар белән йөрмәдем. Ояла идем. Күзлек киям, аяк та кәкрерәк. Әмма Диләрәне күргәч, күңел әллә нишләде бит. Кочак- лыйсы да килә башлады үзен, – дип кушылды Иван әфәнде шаярып. – Тәвәккәлләдем. Дүрт ел йөрдек. Диләрә соңгы курста укыганда өйләнештек.

– Институт ашханәсендә комсомол туе үткәрдек. Әй, күңелле булды. Соңыннан трамвайга төялешеп кайттык, – дип өстәде Диләрә ханым.

Кыз диплом алып, юллама буенча Арча районына эшкә кайта, Яңа Кенәрдә тарих укыта башлый. Ә сәнгать аны гомер буе озата бара.

– Биредә дә концертлар куеп йөрдек. Кечкенә кызым Эльзаны да (ул минем юлны сайлады, бишенче гимназия- дә балаларны биюгә өйрәтә) үзем белән ала идем, – ди Д.Иванова. – Ул елларда укытучылар да бик актив булды, концертлар, спектакльләр куялар иде. Иван (институтны тәмамлап, армиядә хезмәт иткәннән соң ул да Яңа Кенәргә укытырга кайта) режиссер, сценарийлар төзүче, алып баручы, мин биюче, грим салучы.

Ул шулай үзе биеп йөри, аннан балаларны өйрәтә башлый. Башта бушка, аннан Арча сәнгать мәктәбе филиалын оештыра. Йөздән артык бала җыела. Фестивальләр, концертлар, Сабантуйлар... – берсен дә калдырмыйча чыгышлар ясыйлар. Диләрә ханымның эштән туктаганына әле өч ел гына. Әмма өйдә тик ята ала дип уйлыйсызмы? Кая ул. Өлкәннәр белән “Яшьлегем тугае” фольклор коллективы оештырып, район, республика, халыкара фестивальләрдә уңышлар казанырга да өлгергәннәр. Болай да чиксез күп дипломнар янына яңалары өстәлгән.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Иванова яраткан хатын, кадерле әни һәм дәү әни дә. Кызы Эльза, уллары Эльнар, Динар (өчесе дә Арчада) уңыш- лары белән сөендереп тора, дүрт оныгы бар.

– Иван һәрвакытта минем уң кулым булды. Аннан башка болай иркенләп йөри алмаган булыр идем. Балаларны алып калды, бөтен йорт эшенә булышты, хатын–кыз, ир–ат эше дип тормады, – диде Диләрә ханым иренә яратып карап. – Зур рәхмәт аңа.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International