Төпчек кыз Елизавета

2017 елның 10 ноябре, җомга

Төпчек кыз Елизавета

Арча станциясендә яшәүче Елизавета Иванова шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов хезмәт ветеранын юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Сөенеченнән күзләрендә ялтыраган яшь бөртекләрен күрсәтергә теләмәгәндәй, Елизавета Александровна иснәгәндәй чәчәк бәйләме белән битен каплаган булды, аннан бер тын алгач берни булмагандай елмаеп җибәрде. Өлкән яшьтәге кешенең шат- лыктан балкыган йөзеннән бүлмә эченә кадәр яктырып китте.

Елизавета Иванова Әгерҗе районының Сарсак–Омга авылында туа. Әти–әнисе тегүчеләр була. Әтисе кешеләргә аяк киемнәре, әнисе күлмәкләр тегеп акча эшли. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Лиза – төпчекләре.

– Сугыш безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде, – ди Елизавета Иванова. – Абыйлар, әти сугышка китте. Ул вакытларда әни пешекче булып эшләде. Ә мин 13 яшемнән урман да кистем, басуда урак белән икмәк тә урдым. Ачлыгын да күрдем, авырлыкларын да үз җилкәмдә тойдым..

1955 елда кыз авылдашы Николайга кияүгә чыга. Матур гына яшәп китәләр. Елизавета телефонистка, Николай сатучы булып эшли. Бер–бер артлы алты балалары туа. Аларны аяк- ка бастыру, белем бирү, кеше итү җиңел булмагандыр.  Әмма ул вакытлар үткән инде. Барысы да үз тормышларын кора, балалары, хәтта оныклары бар.

– Барыбыз да үз урыныбызны таптык, җаваплы хезмәтләргә урнаштык. Әти–әни йөзенә кызыллык китермәдек. Әти 2006 елда 78 яшендә вафат булды. Әни гомер иткән иренең генә түгел, өч баласының үлемен дә кичерде. Ана өчен моның нинди хәсрәт булуын аңлатып торырга кирәкми. Бүгенге көнгә өчебез генә исән. Юрий зоотехник, умартачы, Әгерҗедә яши, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Валентина Ижевскида яши, профилакторийда эшли. Ә мин Чулпан мәктәбендә эшләдем, – ди кызы Надежда.

Елизавета Иванова да 2011 елдан бирле Арча станциясендә кызы Надеж- да һәм кияве Владимир тәрбиясендә яши. Җиде оныгы, сигез оныкчыгы бар. Барысы өчен дә ул кадерле әни һәм әби.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International