Бүгенге көн белән яшәргә, иртәгеге көн турында уйларга кирәк
Һәр ел 10 ноябрь көнне эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шундый истәлекле бәйрәм алдыннан чал тарихка күз салсак, ул ерак 1917 елга барып тоташа. “Эшче милиция турында”гы хөкүмәт карары 1917 елның 10 ноябрендә, Бөек Октябрь революциясенең өченче көнендә басылып чыга. Безнең Арчада милиция Интернационал урамындагы хәзерге әдәбият һәм сәнгать музее бинасында урнаша. 1925–1929 елларда эшче–крестьян милициясе органнарында Гомәр Бәширов та эшли, халык судьясы була.
Еллар агымына кушылып бүгенгә таба атласак, шушы вакыт эчендә Арча эчке эшләр бүлегендә кемнәр генә эшләмәгән, аны кемнәр генә җитәкләмәгән. Аларның кайберләре исән дә түгел инде. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авырлыклар Лотфулла Измайлов җилкәсенә төшкән. Аннан Хәйретдин Баһаветдинов, Габделбәр Җиһаншин, Федор Горшков, Камил Ибраһимов, Миннегали Тимергалиев, Раушан Әхмәдиев, Иван Гафуров, Әнәс Вильданов, Расих Заһидуллин дилбегәне үз кулына алган. 1999 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеген Айдар Баһавиев җитәкли.
– Авырлыкларга килгәндә, алар һәр чорның үзенә хас. Полиция хезмәткәрләре бөтен кыенлыкларга да әзер булыр- га, аларны җиңеп чыга алырга тиеш. Чөнки аларның төп максатлары – тынычлыкны, халык иминлеген саклау. Яшәгән урыныбызда урамнарда халык төннәрен дә курыкмыйча йөри, рәхәтләнеп бәйрәм, ял итә ала икән, моның өчен ул эчке эшләр органнарына рәхмәтле, – ди озак еллар шушы өлкәдә эшләгән, хәзерге вакытта Арча эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасын җитәкләгән отставкадагы милиция подполковнигы Һашим Гарапшин. – Шуңа бәйрәм алдыннан төрле буын вәкилләрен чакырып, алар җитәкчелек иткән чорны, кыенлыкларын, эш алымнарын күзаллау, бүгенгебез белән чагыштыру кызыклы булыр иде дигән фикергә килдек һәм ветераннарыбызны шул максатта кунакка чакырдык.
Түгәрәк өстәл артында очрашуга эчке эшләр бүлеге белән 1982–1989 елларда җитәкчелек иткән Әнәс Вильданов, 1989–1999 елларда җитәкләгән Расих Заһидуллин һәм Айдар Баһавиев катнашты. Бу еллар нәрсә белән тарихка кереп калган? Ул елларда нинди җинаятьләр күп таралган һәм нинди эш ысуллары кулланылган? Әңгәмәдәшчеләр шул сорауларга җавап бирделәр.
– Мин эшләгән чорда республикада ике районда (Казанның Ленин районында һәм бездә) тәҗрибә уртаклашу бүлекләре оештырылды. Күп чаралар бездә үтә, күрше районнардан гына түгел, чит илләрдән дә (Әфганстан, Куба, Польша, Болгария һәм башкалар) киләләр иде. Бу безнең коллективка зур оешканлык, һөнәри осталык, көчле тәртип булуны йөкләде, – диде Әнәс Вильданов. – Коллективның бердәмлеге, осталыгы нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирештек. Безнең арадан биш хезмәткәр милиция начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.
Әнәс Вильданов үзе милиция- дә хезмәтен 1964 елда участок инспекторы булып башлый. Милиция рәтләрен ныгытырга дигән комсомол юлламасы белән килә. Ул чакта милициядә ун ат (төп транспорт) һәм ике машина була. Атка өч килограмм фураж бирәләр, хезмәт хакы 93 сум. Аннан өметле егетне опер- уполномоченный, өлкән опер- уполномоченный, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп куялар, Кама Тамагы районына милиция начальнигы итеп җибәрәләр. Ә 1982 елдан бүлекне җитәкләргә Арчага кайта. Төзелә башлаган бинага газ кертү, иске бинаны сүтү аның чорына туры килә. Ул елларда нинди җинаятьләр аеруча киң таралган була? Әнәс Вильданов- тан ул хакта да ишетәсе килде.
– 1960–1970 елларда хөкүмәт милкен урлау китте. Колхоз складларын, тимер юл буендагы кибетләрне талау очраклары бик күп иде. Чулпан, Кәче кибетләре бигрәк зур зыян күрде. Тимер юл кырыенда гына, поездга утыралар да китәләр. Барыбер тоттык без аларны, – диде Әнәс Вильданович. – Ир белән хатын сугышып, тән җәрәхәте ясый, үтерешә икән, участок инспекторы җавап бирә. Ул үз участогындагы гаиләләрне белергә, профилактик эш алып барырга тиеш. Минем карамакта 30 авыл, каян барысын белеп бетерәсең?
Арча тарихындагы иң куркыныч җинаятьләрнең берсе дә ул җитәкчелек иткән вакытка туры килгән.
– Бөтен районны шаулатты ул – хатыны балалары белән бер булып гаилә башлыгын үтерәләр һәм ишегалдындагы тиреслеккә күмеп куялар. Ә язын баш-аякларын мунча мичендә яндырып, калган өлеш- ләрен тураклап, чиләк-көянтәгә салып, Казансу елгасына ташлыйлар. Күршеләре бер кисәген табып бирмәсә, юкка чыгарылмыйча калган бердәнбер пальтосында бер бөртек чәч табылмаса, бу җинаятьне ачу шактый кыен булыр иде, – ди Әнәс Вильданов. – Ә бервакыт бер машинаны урлап китүләре турында хәбәр алдык. Кизү торучы милиционер капка төбендә куып җитте. Кибеттән бидон белән сөт алып кайтып килешем иде. “Әлеге машина Арча аша Үрнәккә таба китте”, – диде ул. Мин сөтне баскыч төбендә калдырдым да, узып баручы машинаны туктатып, кузовына сикердем. Һәр минут кадерле иде. Чөнки машинаны урлаучы – куркыныч җинаятьче. Машинаны мин Үрнәк янында куып җиттем һәм урлаучыны тотып алып кайттым.
Әнәс Вильдановның да, аннан соң җитәкчелекне үз кулына алган Расих Заһидуллинның да искә алырлык вакыйгалары чиксез күп. Аларның барысы турында да язу һич мөмкин түгел.
– Туксанынчы еллар иң авыр чор булды – рэкетчылар китте. Яшьләр күпләп шуңа тартылды. Постлар куеп, авыл юлларын саклап тора башладык, –дип сөйләп китте Расих Рәхимович. – Үзебездә дә төркемнәр барлыкка килде. База директорының өенә кереп, кыйнап чыктылар, склад мөдире малаен кыйнап елгага ташладылар. Җитәкчеләр балалары җинаятьчел төркемгә эләгеп, җинаятьләр эшли башладылар. Соңыннан аларның әтиләрен эштән алдылар. Менә шундый авыр вакытлар булды. Юкка гына йөрәккә операция ясатмадым инде.
Расих Заһидуллин Арча эчке эшләр бүлегендә 1973 елда эшли башлый. Аны ул вакыттагы бүлек начальнигы Миннегали Тимергалиев чакырып ала. Беренче ачылган җинаятен ул бүгенгедәй хәтерли. Апаз мәктәбендә мылтык урлыйлар. Тикшерү өчен Иван Гафуров белән икесе китәләр һәм җинаятьне ачмый кайтмыйлар.
– Унбер ел атка утырып йөрдем. Күлле–Киме ягына юл юк иде. Трактор белән генә үтеп булды. Әтнә аерылып чыккач кына юлларны карый башладылар. Аннан мотоцикллар китте, – дип искә ала ул үзе эшләгән елларны. – 1985 елда башланган яңа сәясәт тә эзсез калмады. Рядовой милиционерлардан алып өлкән офицерларга кадәр аракы чираты сакларга мәҗбүр ителде. Кеше өстендә кеше, сүгенү, кычкырыш, сугыш... Кешене хайвани хәлгә китереп җиткергәннәр иде бит. Кешегә генә түгел, хайванга да көн бетте. Өйдән–өйгә йөреп, улакларны тикшердек, янәсе, икмәк ашатмыйлармы. Оператив эшкә бик нык аяк чала иде бу “тикшерүләр”. Ул вакытларны искә төшерәсе дә килми.
Расих Заһидуллин унбер ел БХСС инспекторы, аннан бүлек начальнигы урынбасары, 1989 елдан бүлек начальнигы, 1999 елдан начальник-өлкән суд приставы булып эшли.
– Шунысы сөендерә, Арча җирлегендә 300–350 җинаять кылынса, аларның 90–97 проценты ачыла иде. Балигъ булмаганнар арасында җинаять эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә булды, – ди ул.
– Хәзер дә шуның кадәр җинаять теркәлә, шуның 80–84 проценты ачыла. Бүгенге заман өчен бу зур күрсәткеч, – дип сүзгә кушылды Айдар Баһавиев. – Чөнки җинаятьләр категориясе үзгәрде. Элек мошенниклык юк иде. Менә әле дә Липецкига киттеләр. Зыян күрүче Арчада, җинаятьче шул якта. Авыр җинаятьләр ачыла, мошенниклыкны ачып бетерү практик яктан мөмкин түгел. Әмма шунысын ышанып әйтә алам, халык Арчада көндез генә түгел, төнлә дә тыныч йөри ала. Элекке еллардагы кебек беркем дә бүрекне салдырып, акчасын талап китми. Ирекле халык дружиначылары бик яхшы эшли. Участок уполномоченныйлары хезмәте тупланган. 18 участок уполномоченные бар. Алардан күп нәрсә тора. Ә эш шартлары яхшы. Дүрт авылда үзләре өчен фатирларга кадәр төзелде. Оператив кадрлар бар да югары белемле. Хәзер таләпләр бик зур. Алар буенча эшләве җиңел түгел. Полиция хезмәткәрләренең бүген фикерләве дә икенче булырга тиеш. Һәр чорның үзенчәлеге бар. Тормыш таләп иткәнчә, безгә яңа эш ысуллары уйларга, гел алга барырга, ягъни бүгенге көн белән яшәргә, иртәгеге көн турында уйларга кирәк.
– Хәзерге җитәкчелектән без бик канәгать, – диделәр Әнәс Вильданов белән Расих Заһидуллин. – Арча эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы безнең белән һәрвакыт элемтәдә, төрлечә ярдәм итәргә әзер. Барлык полиция хезмәткәрләрен, ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз, авыр, җа-
ваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Гөлсинә Зәкиева