Арчаны Рәсәйдә беләләр
ГТО – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексын тапшыру 2014 елның көзеннән яңадан башланды. Арча стадионында һәм тренажерлар залында ГТО тапшыручылар турында без даими яздык. Аннан... ГТО гадәти бер тормыш агымы белән бара башлады кебек.
Безнең Арча районында ГТО нормаларын тапшыру буенча аерым тестлаштыру үзәге дә бар. Аның җитәкчесе Зөһрә Җамалиева. Менә ниләр сөйләде ул:
– Районда ГТО нормаларын тапшыруның тукталганы юк. Ул өч төргә бүленә: көзге, кышкы, җәйге. Көзге ГТО нормаларын ЗУЭС, Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, мәдәният идарәсе, район Советы һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре тапшырды. Киләсе атнада “Арча” спорт комплексы тренерлары тапшырачак. Ул хезмәт коллективлары, пенсионерлар арасында ирекле. Ә мәктәп укучыларына мәҗбүри. ГТОны тапшы- рырга кем тели – шул гариза яза. Хәтта бер кешедән дә ГТО кабул итәбез.
ГТО турында Сикертән мәктәбенең физкультура укытучысы Рәзил Нәбиуллин фикерләре:
– ГТО мәктәпләр өчен бик кирәкле комплекс. ГТО сәламәт тормыш рәвеше өчен стимул ул. Мәктәптә ГТОны алтын значокка тапшырган егетләр һәм кызларга югары уку йортына укырга кергәндә 10 балл өстәлә. Быел 11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында ГТО нормаларын бик шәп тапшырган спорт алдынгыларына Казансу паркында район башлыгының алтын ГТО значокларын тапшыруы нинди күңелле булды! Балалар гына түгел, без, укытучылар да, ГТОны тапшырып торабыз. Аның район күләмендә ярышлары да була.
Быел Арча районы ГТО нормалары буенча хәтта Россиядә танылды. Арча педагогика көллияте командасы Анапада урта уку йортлары арасында уздырылган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә 3нче урынны алып кайттылар. Көллиятнең физик тәрбия укытучысы Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендә һәм физик тәрбия укытучысы Рөстәм Зарипов тренерлыгында 8 студент ярышларда катнашты. Алар: Нияз Галимов, Илназ Яруллин, Гөлшат Фәизова, Илнур Латыйпов, Әлфинә Сабитова, Илназ Нуруллин, Алина Автономова, Диана Җиһаншина.
– Быел майда республика күләмендә узган ГТО ярышларында 1нче урын алып кайттык, – дип сөйләде Зиннур Сәгыйтов. – Татарстан данын якларга сентябрьдә Анапага бардык. Россиянең нинди генә төбәгеннән килмәгәннәр иде. 7 төр буенча сыналдык. Йөгерү (100 м, 2 км, 3 км), пневматик мылтыктан ату, урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, алга иелү-бөгелү, турникта тартылу (егетләр), идәннән этелү (кызлар). 1нче урынны Мәскәүнең МЧС көллияте, 2нче урынны Пермьнең Олимпия резервы көллияте командасы алды.
– 35 градус эсседә 3 километр араны йөгереп үтүе аерата кыен булды, – дип сөйләде Илназ Яруллин.
– Ул безнең иң сыгылмалы егет, – дип сүзгә кушылды башкалар. – Алга бөгелү буенча аңа җитүче булмады!
4 көн барган ярышларда Анапаның рәхәтен дә татырга өлгерәләр. Диңгезендә су коеналар, тауларына менәләр... Ә ГТОга килгәндә, спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк, ди алар. Нәкъ Арча педагогика көллиятендәге кебек.
Румия Надршина