Һәр кешегә кагыла

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Һәр кешегә кагыла

10 ноябрьдә авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләр белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 19 ноябрьдә үзара салым акчасы җыйнау буенча узачак референдум мәсьәләсенә дә тукталды.

– Җыйналган акчаның республика бюджетыннан артып кайтуы нәтиҗәсендә авылларда, шәһәрдә зур эшләр башкарылды, – диде ул. – Активлык күрсәткән өчен халыкка рәхмәт. Үзара салым акчалары тиененә кадәр халык файдасына эшләргә тиеш, алар буенча җирлек башлыклары һәркайда хисап тотарга бурычлы.

Без бу хакта газета битләрендә дә еш язып торабыз. Үзара салым акчаларының нинди файда китерә алуына Наласа авыл җирлегендә яшәүчеләр районда беренчеләрдән булып инандылар. Башлап йөрүче авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировага рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. Акча җыйный башлаган елларда авырыксынган кешеләр дә хәзер акчаны ник күбрәк итеп җыймыйсыз, дип килә икән. Хәзер көзге пычракта да әйбәт юлдан йөри халык.

Үрнәк авыл җирлегенә кергән авылларның да һәркайсында үзара салым акчасы исәбенә ел саен күпмедер эш башкарыла. “Әлеге программа гына дәвам итә күрсен, әкренләп бар урамнарга да барып җитәбез”, – ди авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов.

Соңгы вакытта шәһәрдә дә, авылларда да урамнар яктыра төшүенә игътибар итәсездер. Үзара салым акчалары исәбенә өстәмә яктырткычлар куелды.

Әле башкарасы эшләр күп, билгеле. Шуңа күрә 19 ноябрьдә референдумнарда актив катнашып, анда куелган мәсьәләләрне хуплап тавыш бирүебез кирәк. Акчаны һаман арттырып биреп тормаслар.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International