Төзиләр, яңарталар

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Төзиләр, яңарталар

“Северный” ширкәтенең Илдус авылындагы фермасында мәшәкатьле дә, шул ук вакытта күңелле дә вакыйгага туры килдек – яңа төзелеп беткән торакка таналар кертәләр иде.

Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин узган ел “Курса МТСы” ширкәтендә узган семинарда шундый фермага карап: “Бездә дә төзисе иде”, – дип, хыялланып торган иде. Ул бу мәсьәләгә ныклап керешкән булып чыкты, шәхси эшмәкәр Динар Төхвәтуллин егетләре (Курсада да алар төзегән иде) җәй башында эшкә дә керештеләр. Ярты ел эчендә 458 терлеккә исәпләнгән торак әзер дә иде инде.

– Монда ике кеше – ирле–хатынлы Раушания һәм Рәис Шәмсетдиновлар эшләячәк, – ди ферма мөдире Габделхәй Бариев. – Азыкны трактор өләшә, тиресне транспортер чыгара.

Таналарны бәйләми асрыйлар, һәрберсенең кереп ята торган үз урыны бар.

– “Северный” ширкәте федераль һәм республика программаларында да актив катнаша, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – 2017 елда ике сыерлар торагы, машина–трактор паркы ныклап төзекләндерелде.

– Иске фермаларны төзекләндерү әйбәт, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Әмма заманча технологияләр белән эшли алырлык яңа тораклар төзү турында уйлар вакыт җитте. Бу мәсьәләдә күрше районнар актив эшли. Безгә дә калышырга ярамый. “Северный”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә төзелгән яңа торакларда 500гә якын терлекне ике кеше карый.

Бу мәсьәләдә эш җайланып китәр кебек. “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Северный” хуҗалыклары җитәкчеләре сөтчелек комплекслары төзү турында уйлана. Алар моны булдыра да алачак.

Тукай хуҗалыгы Кушлавыч авылында 500 сыерга исәпләнгән комплекс, сөт блогы төзеп бетереп килә.

Терлекчелекне үстерүгә юнәлеш тоткан хуҗалыкларның киләчәге ышанычлы. Чөнки быел игеннәрдән әйбәт уңыш алган хуҗалыклар да ашлык сатып акча эшли алмадылар. Ә сөткә һәм иткә сорау һәрвакыт зур.

Быел 100 һәм 200 баш сыерга исәпләнгән торакларны ныклап төзекләндерүдә 20 хуҗалык катнашуы да шул турыда сөйли. “Игенче”, “Казанка” ширкәтләрендә быел дүртәр сыерлар торагы яңарды.

– Дәүләт программаларына кереп эшләү отышлы, – ди Марат Абдуллин. – Объектның тулы бәясенең 30 проценты кире кайтарыла.

Бу шулай ук силос–сенаж траншеялары төзү программасына да кагыла. Быел районда 9 хуҗалыкта барысы 13 траншея төзелде.

2018 елда да әлеге программалар гамәлдә кала.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International