"Талантлар дуслыгы"

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Казанда "Талантлар дуслыгы" IX Халыкара инструменталь музыка һәм академик җыр башкаручылар фестиваль-бәйгесе булып узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да актив катнашты. "Фортепиано" (соло) номинациясендә Шиһабиева Азалия (җитәкчесе Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы) III дәрәҗә лауреат исемен яулады.
"Фортепиано" (соло) номинациясендә Кәримова Камилә (укытучысы Галиева Кадирия Фоат кызы), Әхмәдиева Диләрә (укытучысы Әсәнова Венера Мәхмүд кызы) II дәрәҗә дипломант; Зиннәтова Алия (укытучысы Баһаветдинова Әлфия Сәлимулла кызы) - III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International