"Кунаклашу" Халыкара халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында "Кунаклашу" Халыкара халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале узды. Татар халкының күпсанлы кунакларны үзенә җыючы милли традицион уңыш бәйрәме. Конкурс-фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары актив катнашты.

   "Милли уен коралларында уйнау" (соло) номинациясендә Харисов Айбулат (җитәкчесе Харисов Р.Р.) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

    "Милли уен коралларында уйнау" (ансамбльләр) номинациясендә Харисов Айбулат, Ситтиков Булаттан торган курайчылар дуэты (җитәкчеләре Харисов Р.Р.) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

 "Милли уен коралларында уйнау" (ансамбльләр) номинациясендә «Ятаган» фольклор инструменталь ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов А.С.) - III дәрәҗә лауреат исемен яулады.

   "Милли җыр башкару" (соло) номинациясендә Никитина Зарина (җитәкчесе Сабирова Г.Б., концертмейстер Фәхретдинов Н.Р.) - I дәрәҗә; Сабирова Исламия (җитәкчесе Минхәерова Г.М.) - I дәрәҗә; Ногманова Алия (җитәкчесе Минхәерова Г.М., концертмейстер Фәхретдинов Н.Р.) – II дәрәҗә; Баһаветдинов Динияр (җитәкчесе Минхәерова Г.М., концертмейстер Фәхретдинов Н.Р.) – III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International