11 ноябрьдә Казанда "PREMIUM CLASSIC" Халыкара башкару сәнгате бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Шиһабиева Азалия (җитәкчесе Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы) уңышлы чыгыш ясады һәм "Махсус фортепиано" – инструменталь башкару номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.