Музейда булганың бармы?
Ноябрь дүшәмбесе. Көн болытлы. Яңгыр сибәли. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан, диләр. Безнең дә көзнең яңгырлы, пычрак бер көнендә Гөберчәккә музейга барыш...
Ниндидер чара уңаеннан түгел, бер карап кайтасы килде. Ә музейларга барырга кирәк. Күңел байлыгы туплап, үзгәреп китәсең. Музейга, Гөберчәк авылында яшәүчеләр дә, ачылганнан бирле күргән юк иде дип, кереп чыккалыйлар икән. М. Мәһдиев музее 2000 елны ачылды. 17 ел үтеп киткән. Күңелгә, эх, музейны үзе исән вакытта ачасы иде, дигән уйлар килә.
– Язучының, туган йорт урынында музей ачарга, дигән васыяте дә бар. Музей туган нигезе урынында ук булмаса да, янәшәдә, йортлары арткы якта, – дип сөйли музей җитәкчесе Халидә Габидуллина. – 1916 елда Мөхәммәт абыйның әтисе Сөнгатулла абый белән әнисе Рәбига апа төзегән йорт исән әле. Бик тузган инде. Музей төзелгән елларны Мөхәммәт абыйның бертуган апасы Равия апа исән иде. Ул туган нигездә яшәде.
– Бу урыннарда элек урманнар булган, – дип сәяхәтне дәвам итте Халидә ханым. – Иске Му авылыннан монда күчеп килеп урнашалар. Борынгы заманнарда Иске Муда удмуртлар яшәгән. Аннан татарлар килеп кушылган. Ә Гөберчәк авылы элек Кече Му дип аталган. Му удмуртчадан су, ә Муй җир мәгънәсен аңлата. Иске Муда Муй исемле бай яшәгән. Авыл Муй байның исеме белән дә бәйле булырга мөмкин.
Музейда язучы туган йортының ишегалды, баскыч төбе, ишектән үткәч, бер яклы өй эче эшләнгән. Әтисе Сөнгатулла абый заманында бик күп алмагачлар утырткан булган. 1941 елда суык алып бетергән. “Ишегалдында” алмагач та бар. Ә баскыч төбендә Мөхәммәт абыйның әнисе Рәбига апаның читекләре, төсле фарфор белән эшләнгән (әнисенә кемдер бүләк иткән) комганы тора. Әтисе Сөнгатулла абый умарта кортлары тоткан. Аның кыргычы, бал савыты (тәпәне) саклана. Ә “өй эчендә” диварда Сөнгатулла абый белән Рәбига апаның зурайтылган фоторәсемнәре эленгән. Музей түрендәге зур залда язучының шәхси әйберләре урнаш- тырылган. Эш өстәле, урындыгы, костюмы, дипломаты, язу машинасы, авторучка, күзлеге... Зур портреты янына сәгать 1нче яртыда тукталып калган будильнигы куелган. 1995 елның 14 июнендә төнге 1нче яртыда язучының соңгы сулышы өзелә...
Агач чемодан үзе бер тарихи һәм гыйбрәтле экспонат. Мөхәммәт Мәһдиев шушы агач чемодан белән 7 километр араны җәяү үтеп, Үрнәккә педагогика училищесына (ул вакытта училище шунда була) укырга йөри.
Ә фоторәсемнәр үзе бер тарихи истәлек... 1994 елның мае. Диварда ат өстендә өч баһадирның сүрәте эленгән. Уртадагы баһадир кулын каш өстенә куеп карашын еракка төбәгән. Әлеге картина янында өч олпат язучы басып тора. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гариф Ахунов. Уртада Мөхәммәт Мәһдиев (шат күңелле) сүрәттәге баһадирдай кулларын каш өстенә куеп карашын еракка төбәгән. Ә бер елдан... язу-чы арабыздан китеп барды. Ышанасы килми. 65тә генә иде. Күпме әсәрләр иҗат иткән булыр иде. Ә нинди әсәрләр язды ул!
Сәяхәтебез ахырында музейның экспонатлар белән тулыланып торуы-тормавы хакында сораштым. Халидә Габидуллина калын бер китап күтәреп килде. “Казаннан кайткан өлкән яшьтәге бер абзый – Эрнест Зәйниев 1967 елда чыккан “Казан утлары” җурналының берничә нөсхәсе теркәлгән китап бүләк итте, – диде ул. – Ә бу җыентыкта Мөхәммәт Мәһдиевнең этюдлары тупланган. Бу безнең өчен бик кыйммәтле экспонат”. Соңыннан: “Проблемаларыгыз бармы?” – дип сорадым. Һәм: “Бөтен нәрсә финанска килеп терәлә”, – дигән җавап ишеттем. Халидә Габидуллина – 2016 елда “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” дигән республика конкурсында катнашып, 50 мең сумлык грант откан музей хезмәткәре. Безнең теләк шул: музейлардан кеше өзелмәсен, алар яшәсен иде.
Румия Надршина