Эшләмәгән генә ялгышмый
13 ноябрьдә Арчаның беренче мәктәбендә Арча районы мәгариф учреждениеләрендә үткән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты үткәрде. Төп доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – департамент җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова чыкты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Арча районында мәгариф өлкәсендә тикшерүләр ай дәвамында, 2 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр барды. Ул районның 45 мәгариф учреждениесендә – 33 мәктәптә, 10 балалар бакчасында, ике һөнәри белем бирү учреждениесендә үтте. Тикшерү килгәндә гаебең булса–булмаса да, кеше үзен ничек хис итүен аңлатып торасы юк. Октябрь ае буенча укытучылар утлы табада “биеделәр” дисәк тә була. Балаларны укытасы да бар бит әле.
– Дәрестә дә булдылар, бөтен документларны тикшерделәр. Дәфтәрләрне карадылар. Курыккан идем. Яхшы булды, – диде бер таныш укытучы.
– Бу план нигезендә оештырылган фронталь тикшерү. Без дүрт елга бер тапкыр төрле яктан килеп мәктәпләрне тикшерергә тиеш. Бер мәктәпне генә сайлап алудан мәгънә юк, шуңа район белән алабыз. Алдан генераль прокурор белән килешәбез. Быел Арча районы туры килде, – дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова. – Дөрес, моның өчен җирлек булуы да кирәк. Арча районында Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә бик үк югары түгел, гражданнардан мөрәҗәгатьләр дә бар һәм башкалар.
Тикшерү, җитмәсә әле фронталь тикшерү булгач, кимчелекләрне тапмый калмыйлар. Бу аңлашыла да. Бер таныш җитәкче: “Эшләмәгәннәрнең генә хаталары булмый. Аларны вакытында бетерергә генә кирәк”, – дияргә ярата. Әлеге сүзләр нәкъ менә бу очракка кагыла. Аннан тикшерүләрнең уңай ягы да бар. Моңарчы кул тия алмаган эшеңне тәртипкә саласың, күп нәрсәгә өйрәнәсең.
– Зурдан кубарлык куркыныч әйберләр юк, әмма хәл итәсе проблемалар җитәрлек. Аларның кайберләре башкарма власть катнашында гына чишелә. Районның барлык мәктәпләрендә диярлек өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен лицензия юк. Укыту һәм тәрбия бирүнең куркынычсыз шартларын тудыруны раслаучы документларны тәртипкә китереп бетерергә кирәк. Балалар бакчаларына кагылышлы кимчелекләр дә күзәтелде, – диде департамент җитәкчесе.
Тикшерү нәтиҗәсендә килеп чыккан хаталар, кимчелекләр, кагыйдә бозуларны санап китәргә җыенмыйбыз. Чөнки ул мәктәпләр, балалар бакчаларының эчке дөньясына кагыла. Аларны мәгариф хезмәткәрләре белә һәм аларны бетерү өстендә эш алып бара. Ә документларга килгәндә... Хәзер бар нәрсә кәгазьгә килеп төртелә. Документлар, документлар, документлар... Укытучының балаларны укытырга вакыты да калмый кебек. Ә аларның төп бурычы балаларга белем һәм тәрбия бирү бит. Шуның белән күбрәк шөгыльләнсеннәр. Ни өчен кайбер мәктәп- ләрдә ата–ана Бердәм дәүләт имтиханына әзерләү өчен шул ук укытучыны баласына репетитор итеп ала? Ни өчен бу өлкәдә безнең районның күрсәткечләре югары түгел? Без укыган заманда артта калган укучыларны дәрестән соң алып калып шөгыльләнәләр иде. Бушка. Ә нигә хәзер шуны практикага кертмәскә?
– Сезнең өчен икенчел бурыч юк. Төп бурычыгыз – балаларга төпле белем бирү, киләчәк буынны тәрбияләү, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Мондый кимчелекләр безне бизәми. Аларны бетерү өстендә эшләргә һәм тиз арада юкка чыгарырга кирәк
– Башка районнар белән чагыштырганда Арча районы бер бас- кычка өстә тора. Мәктәп- ләр, балалар бакчалары бик яхшы. Педагог- лар эшләренә битараф түгел. Иң мөһиме, яңалыкларга, үзгәрешләргә омтылыш бар. Бөтен көчне куеп системалы рәвештә без күрсәткән кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә, сыйфат турында онытмаска, шул юнәлештә тәкъдимнәребезне тормышка ашырырга гына кирәк. Безнең институт республика мәгарифенең мөһим бурычларын чишүне максат итеп куя, методик, мәгълүмати ярдәм күрсәтә, – диде Рина Бәдриева.
Бу көнне дә педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр һәм дәресләр үткәрелде.
Гөлсинә Зәкиева