Надия апага 90 яшь

2017 елның 17 ноябре, җомга

Надия апага 90 яшь

Үткән шимбәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Хәсәншәехта яшәүче Надия Гыйләҗеваны 90 яшьлеге белән котлап, юбилярга РФ Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Надия апа Хәсәншәех кызы. Авыл егете Анатолий Хлопушинга кияүгә чыгып, бер ул тәрбияләп үстерәләр, бергә яши башлауларына да инде 67 ел булган. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков Надия апаны юбилее белән котлап, озак еллар бергә яшәүләре турында сөйләде һәм авылның абруйлы гаиләсе дип, ихтирам белән әйтеп үтте. Шундый зур матур йортта яшәргә дә яшәргә әле. Надия апаның хәтере начарлану сәбәпле иркенләп сөйләшеп булмады. Әллә ниләр сөйләр иде. 90 яшь бик зур гомер бит ул! Алар башына ниләр генә төшмәгән. Ә менә Анатолий Васильевич белән (сөбханалла) сөйләшеп утырдык. Гармун да уйнады. “Надия кыз вакытта нинди иде?” – дигән сорауны ишетүгә:

– Чәчәк кебек! – дип җанланып сөйләп китте Анатолий Васильевич. – Бик оста бии, бик матур җырлый иде… У-у, без аның белән гөрләтә идек. Мин гармунда уйныйм, ә ул җырлый, бии.

Сугыш елларын күңеле әрнеп искә ала. Ат белән Арчага, Казанга икмәк ташулар бигрәк тә хәтеренә сеңеп калган. Ныгымаган яшүсмер вакытлар бит.

Анатолийның тегермәнче әтисе Василий бик юмарт, әйбәт кеше булган, дип сөйлиләр. Ач заманнарда ул балалар кесәсенә, әйбергә төреп, он сала торган булган. Аны авыл халкы бик ихтирам иткән, әле дә искә алалар.

Фәрит гаиләдә бер генә бала булып үсә. “Барлык белән үстем”, – ди. Велосипед сораса, велосипед алалар, берәр матур киемгә кызыкса – анысы да аныкы була. Фәрит әти-әнисен ялгыз калдырмый. Бергә гомер итәләр. Быел Фәритнең дә түгәрәк юбилее – 55 яшь. Алар хатыны Халидә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кече уллары Фәнис яннарында. Шофер булып эшли.

Анатолий Васильевич авыл хуҗалыгы техникасында эшләгән, улы Фәрит тә аның һөнәрен дәвам итә. Ә Надия апа төрле эш башкарган, өйдә телогрейкалар теккән. Озак еллар кайнана белән яшәгән Дамира:

– Безнең әни хәйләкәрлекне, ялганлауны белми торган беркатлы кеше инде ул, – дип сөйли.

Ә Надия апа:

– Без Дамира белән ана белән кыз кебек, – дип сөйли торган була.

Дамира бала вакыттан ук әнисез кала. Аның әти-әниле тулы гаиләгә килен булып төшүе кызның тормышын түгәрәкләндереп җибәрә. Ире Фәриткә дә, исән генә була күр, дип тели. Ә Фәрит ярымшаярып, олыгая башлагач, кадер арта икән ул, ди. Чыннан да шулай, гомер барган саен тормышның, бер-береңнең кадерен аңлый башлыйсың.

…Анатолий Васильевич кулына гармун алды. Өй эченә гармун моңы агылды. Бүлмәдә уйнап-көлеп сикергәләп йөргән кыз бала (онык) өй эчен тагын да күңеллеләтеп җибәрде. Әйтерсең лә, кечкенә Надия бөтерелә. Тормыш шулай дәвам итә.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International