Әхлак беренче урында
Арчаның Җәмигъ мәчете ике көн буе үзенә районыбызның имам-абыстайларын җыйды. Биредә мәчет каршында эшләп килүче дини тәрбия бирү курсларының эш барышы, тәҗрибә уртаклашу, укытуда яңа ысуллар куллануны пропагандалауга корылган семинар-конференция булды. Конференциягә кунак булып, тәҗрибә уртаклашырга Кукмара районыннан дини вәкилләр дә килгән иде.
Бүгенге көндә Арча районындагы 81 мәчетнең 62сендә укулар бара. Шәкертләрне 117 укытучы гыйлем серләренә төшендерә, дини тәрбия бирә. Курсларда 1600 кеше дини гыйлем өйрәнә.
Семинарда уку-укыту мәсьәләләренә игътибар күп булды. Проблемалар да уртага салып сөйләшенде, тәҗрибә дә уртаклаштылар. Мәчетләр буенча зона җитәкчеләренең эшләгән эшләренә нәтиҗә ясалды. Мөхтәсибәтнең уку-укыту эшләре буенча җитәкче Рая абыстай зона җитәкчеләренең эшен уңай бәяләде. Бу уку елында мәчетләрдә укыту челтәре һәм гыйлем серләренә төшендерүчеләр 30 укытучыга арткан. Яңасала, Иске Чүриле, Ашабаш, Штерәдә курслар тәүге тапкыр укучыларын кабул иткән. “Тик укытучылар җитми, Байкал, Шура, Шурабашка кенәрләр барып укыта. Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаучылар күп, ләкин укытучылар нигә җитешмидер, бу сорау ачык кала. Укытучылар арасында үрнәкләре дә күп, арада инде дистә еллар халыкка дини гыйлем таратучылары бар. Мәсәлән, Яңа Кишеттән Резидә Хөснетдинова бүгенге көндә үзе укытып чыгарган укучыларына фатыйха биреп, укучылары Симетбаш, Кышкар авыллары мәчетләрендә гыйлемгә өйрәтәләр. Шулай ук үрнәк итеп Яңа Кенәр укытучысын куярга мөмкин. Яңа Иябашта да быел 3 сыйныф оештырылды”, – ди Рая апа.
Үзара аралашу – кирәкле чара, болай очрашып аралашулар гыйлемнәрне тәртипкә салу өчен дә файдалы, дип саный абыстай. Мәчет каршындагы курсларда укулар “Ислам дине нигезләре” дип аталган махсус дәреслек нигезендә алып барыла. “Тик укытучы китап белән генә чикләнергә тиеш түгел, белемеңне гел арттырып торырга кирәк. Шуны уйлап, киләчәктә Арчада укытучылар өчен белем күтәрү курслары ачарга ниятлибез. Укырга теләүчеләр күп”, — дип дәвам итә ул.
Рая абыстайның укыту буенча фикерләре дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Укытучыларның вазыйфасы аеруча әхлак тәрбияләү икәнен ассызыклый ул. “Һәр дәрестә әхлакка басым ясарга кирәк, – ди. – Минем фикеремчә, нинди генә фән укытылса да, дәрес-тә 3-4 минут әхлак темасына багышланырга тиеш. Чөнки халыкта әхлак аксый”.
Тиздән Рәбигыль-әүвәл аена керәбез. Бу айда изге бәйрәм — Мәүлит бәйрәме — Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне. Быел ул 1 декабрьгә туры килә. Ике ел әлеге бәйрәмне зурлап мәчетләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә халык белән бергәләп бәйрәм иттеләр. Быел андыйларның саны тагын да артыр, иншалла. Мөхтәсибәттә имам-абыстайларга, пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнеп, аның әхлагын кабул итеп үзебездә булдыру чарасы белән, шулай ук әле бәйрәм уздырылмаган мәчетләрдә дә уздыру кирәклеге әйтелде. Узган ел бу айда районыбызның дин әһелләре Балтач, Әтнә, Кукмара районнарына барып чыгышлар ясаган. Быел да ниятләре изге – тәрбияви чыгыш белән Кукмара районына барачаклар.
Розалия Зиннәтова