Уралда да сынатмады безнең егетләр!
Татарстан Республикасының көрәшчеләр командасы Пермь краеның Кунгур шәһәрендә узган ярышларда Урал кубогын яулап кайтты. 17–18 яшьлек егетләр җиде үлчәүдә бил алышты.
Республика командасы составында безнең районнан өч егет бар иде. Иске Масра авылыннан Нәсим Габидуллин үз үлчәвендә чемпион булды.
Зурлар арасында Арчадан Рамил Хәкимҗанов җиңү яулады. Фаяз Зарипов (Наласа) өченче булды.
Күргәнебезчә, арчалар команда уңышына саллы өлеш керттеләр.
15 ноябрьдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев көрәшче егетләребез һәм аларның тренерлары белән очрашты. Ул аларны уңышлары белән котлады, бүләкләр тапшырды.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү рәвешендә үткән очрашуда беренче булып сүзне районның көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев алды.
– Илшат Габделфәртович, Сезнең ярдәм белән районда көрәшне билгеле бер дәрәҗәгә күтәрә алдык, – диде ул. – Сезгә зур рәхмәт! Район 27нче урынга төшеп җиткән иде. Хәзер 8нче урынга мендек.
– Күтәрелүен күтәрелдегез дә, шунда туктап калдыгыз, – диде район башлыгы. – Республика буенча беренче өчлеккә керүне максат итеп куярга кирәк. Без үзебезнең тарафтан мөмкин булган ярдәмне күрсәтербез.
Тренерлар Фәнис Зарипов, Илшат Идиятов, көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев та районда көрәшне үстерү буенча фикерләрен әйттеләр.
Ильяс Сәхәпов